Актаныш

Актаныш районы

16+
Халкыбыз җәүһәрләре

Февральнең беренче яртысында җылы булса, тары уңар

Бүген- 1 февраль, календарьдагы кышның соңгы ае. Быел исә 1 февраль бик үзенчәлекле килде: кояш көлә, түбәләрдән тамчы тама, кар эри. Иртәләгән язда озакламый кара каргалар оя кора башлар. Солы чыпчыгы һәм песнәк беренче җырларын сузар. Аюның балалары туар.

Халык сынамышлары

Февраль карга бай, апрель суга бай. 
Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар. 

Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр. 

Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә. 

Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр. 

Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяза, суыта. Әгәр төтен җиргә ятса, көн җылыта. 

Яз суык буласы булса, февральдә төлке эт кебек өрер, улар. 

Әгәр кышның бу ае буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңачак. 

Кар күп ятса, үлән калын булачак. 

Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар. 

Көннәр белән бәйле халык сынамышлары: 

2 февраль иртә белән кар - ашлык иртә чәчкәне уңар; кич белән кар яуса - гаҗәп түгел соң чәчкәне уңса. 

3 февраль салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр. 

7 февраль көннең беренче яртысы ничек булса, киләсе кышның беренче яртысы шулай булыр. 

8 февраль йолдызлы һәм аяз төн булса, гөмбә уңышы күп булачак. 

9 февраль агачлар бәскә төренсә - тиздән җылытачак. 
12 февраль ай кызарып торса, көчле җил булачак. 
14 февраль күк йолдызлы булса, яз соң килер. 
15 февраль көнне җепшек булса, яз иртә килер һәм җылы булыр 
26 февраль кар эресә, сулар акса, җәй яңгырлы булыр. 
27 февраль җылы һава булса, март аеның башы суык булачак. 
28 февраль боз сөңгеләре озын икән, яз да озын булыр. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев