Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Халкыбыз җәүһәрләре

Каз өмәсе гөрли авылларда: Бүген Татар Суыксуында татар халкының иң матур йоласын тергезделәр

Каз өмәсе-халкыбызның бик үзенчәлекле йоласы.

 Каз өмәләре- татар кешесенең булдыклылыгын, эшсөярлеген, чиста-пөхтәлеген, җыр-моңга бай күңелен, аш-суга осталыгын, тагын әллә никадәр уңай сыйфатларын күрсәтә торган искиткеч матур йола. Бүген Татар Суыксуында әнә шул рухи байлыгыбызны кабат яңарттылар.

Гадәттә, каз өмәләре ноябрь бәйрәмнәрендә узып бетә торган иде. Тик заманалар үзгәрү йолаларга да үзгәреш кертә. Гомумән, йолалар инде бераз арткы планга күчә, каз чистарту да заманчалаша, җайлаша. Аның өчен хәзер җиһазлары да җитәрлек.

Күпләп каз үстерү, җитештерү эшенә быел гына тотынган Татар Суыксуы эшмәкәре Эльвира Исрафиловада конвейерга әйләнеп баручы каз сую, эшкәртү процессын халкыбызның матур йоласы белән яңартасы килү теләге уяна.

Кыска гына вакыт эчендә Эльвира Альберт кызы үзе оештырган "Агыйдел" кооперативы әгъзалары белән 120 баш каз алып үстергән. Каз сую вакыты җиткәч, бер өлешен чистартып, каклап куйганнар.

Бүген исә өмәчеләр 60 каз чистартты. Эльвира Исрафилованың Татарстан Республикасы хөкүмәтенең грантлар конкурсында 10 миллион сум акча отуы туган авылында сәнәгать-җитештерү комплексы төзергә мөмкинлек ача. Кооперативта эре мал үстереп итеннән казылык, тушенкалар җитештерә. Үзенең ГАЗель автомобиле бар. Тиздән ыслау җиһазлары кайтып җитәчәк.

- Авылдашларым белән күптәннән очрашасым, күрешәсем килеп йөри иде. Өлкән яшьтәгеләрнең фикерләрен тыңладым, киңәшләштем. Аларның "Элеккечә каз өмәсе үткәреп булмыймы?" дигән тәкъдимнәре миңа бик ошады. Бүгенге өмәгә дә бергәләп җыелып килеп җиттеләр, - ди Эльвира Исрафилова.

Апаларның куллары-кулга йокмый.

Барысы да тәртип белән бара: суелган казның башын, тәпиләрен, канатларын кисеп алалар, харәм йоннарын, койрык өлешендәге, канатындагы һәм канат астындагы эре каурыйларын йолкыйлар.

Тулаем чистартатканчы, 85- 90 градус кайнарлыктагы суда пешекләп алалар. Моның өчен "Агыйдел" кооперативына махсус чан кайтартканнар. Үтүкләп эшләгәнгә караганда пешекләгәндә мамык чистара, эш тә тизрәк бара икән. Пешекләүче Зөлфия Нәфыйкова иң оста каз йолкучыларның берсе. Өмәс саен 7-8 каз йолкучы буларак аңа башка хатын-кызларның хөрмәте зур. 5 еллап башка авылларга да даими төстә күмәк каз йолкуларга бара ул. 

- Әле күптән түгел генә Иске Кормаштагы өмәләрдә 1260 каз пешекләгәнмен. Көн саен 60-70 каз чистарттык. Өмәдә 18-19 хатын-кыз идек. Иң соңгы көнне 85 каз йолыктык,- ди оста куллы Зөлфия.  

Каз йолкучыларга Татар Суыксуы авылы мәдәният йорты артистлары, ветераннар ансамбленә йөрүче өлкәннәр дә ярдәмгә килде. Авыл артистлары да өмәчеләрдән калышмый, каз чистартты. Берочтан татар халкының иң матур җырларын башкарды. Аларга башкалар кушылды: "Каз канаты каурый-каурый, хатлар язарга ярый..."

Татар Суыксуы авылына Башкортстаннан килен булып төшкән Гөлнур Әюпова өмәчеләргә карап үзенең яшьлеген, балачагын искә алды:

- Кечкенәдән өмәләргә катнаштым. Өмәләргә дус-туганнар, күршеләр җыела иде. Аллаһы Тәгалә "Мин сезгә йоннарыннан түшәкләр ясый торган кошларны нигъмәт итеп бирдем" дигән. Менә алар казлар инде. Бирнә итеп миңа әбекәем каз йоныннан түшәк, ике мендәр, юрган сырып биргән иде. Карап торам, каз йонын пластмасса табакларга җыялар, ә элек тал чыбыгыннан үрелгән каз ояларына йоннарны тутыра идек. Балалар каз каурые сыдырды, әбиләр ел әйләнәсе тәбикмәк майлау өчен каз канатлары ясап куйды. Идән себерү өчен дә каз канатлары тоттык. Үземнең әтием машинасында гел каз канаты йөртте, кардан, тузаннан машинасын каз каурые белән чистарта иде,- ди Гөлнур апа.

Татар Суыксуы апалары да элеккеге йолаларны бик яхшы белә. Бала итәкле күлмәкләре өстеннән пальто-курткаларын киеп, калфакларына матур яулыкларын бөркәп урамга чыктылар. Иңнәрендәге көянтәләргә бер-бер артлы йоннары йолкынган, эчәк-бавырлары алынган чиста, матур каз түшкәләрен  асып су буена юл тоттылар. Мондый вакытта җыр сузмыйча гына буламы?

Тагын бер матур йола- каз юарга баручылар алдыннан алдагы елларда казлар уңсынга елгага төшә торган сукмакка каурый сиптеләр. 

Каз түшкәләре сап-салкын елга суында чайкап алгач тагы да матурланып, алсуланып китте. Ә шаян, матур апалар бу казларны килен күчтәнәче, кияү бүләгенә атап та куйган.

Өмәчеләр кайтуына кооператив ишек алдында инде зур казан асканнар, учактагы ялкында егетләр пылау пешерергә куйган, тәбикмәкләр, бәлешләр дә авыл уңганнарын сыйларга әзер.

Менә шулай Татар Суыксуы халкының тормыштан матурлык, гамь табып яшәве соклангыч та, өлге дә.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев