Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Кулда 100 мең сумлык телефоннар, миллион сумлык машиналарда йөрсәк тә, 500 сумлык янгын хәбәриткече сатып алырга акча жәллибез

103 янгын сагы хезмәте җитәкчесе, лейтенант Илдар Мортазин Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге эшче төркем белән авыл җыеннарында катнаша. Һәр җирлеккә килгәч Илдар Минсалих улы янгыннан саклану кагыйдәләре турында аңлата.

2024 елда Актаныш районында 35 янгын очрагы теркәлгән, шунысы сөендерә, аларда үлүчеләр юк. 2023 елда 38 янгында 6 кеше һәлак булып, берничә кеше тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә китерелә.

Янгынны сүндерү аны булдырмауга караганда авыррак. Шуңа янгын сүндерүчеләр халык арасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатучы профилактик чараларны даими үткәреп торалар. Бигрәк тә язын, көзен корыган үләннәрне яндырмау, аеруча көчле җил вакытында шырпы кабызмау шарт. Электр үткәргечләреннән янгын чыгу очраклары арту да урынлы борчу тудыра. 

  • Елына ике тапкыр өегездәге электр чыбыкларын тикшерегез, кыска ялганыш булырга мөмкин урыннарны карап чыгыгыз.
  • Шулай ук  тәмәке тарту көтелмәгән күңелсезлекләр китереп чыгара.
  • Тиешсез урында учак ягу, өй янында ялкын кабызу да фаҗига чыганагына әверелергә мөмкин,- дип авыл җирлекләре җыеннарында аңлату чыгышлары ясый 103 янгын сагы җитәкчесе Илдар Мортазин.

Илдар Мортазин шәхси йортларга автоном янгын хәбәр иткечләре (извещатели) урнаштырырга кирәклеген ассызыклады. Авыл җыеннарына килгән халыкның яртысы бу җиһазны урнаштырган, ә яртысы хәвефсезлеген тәэмин итүне кирәк санамаган. 

-Кечкенә генә автоном янгын хәбәриткече Татарстанда яшәүче 250 кешенең гомерен коткарды, аларның 100е балалар. 100 мең сумлык телефоннар белән сөйләшәбез, миллион сумлык машиналарда йөрибез, ә үзебезнең тормышны саклар өчен 500 сумлык янгын хәбәриткеч сатып алырга акча жәллибез. Янгын хәбәриткечләр урнаштырыгыз, үзегезнең һәм якыннарыгызның гомеренә битараф булмагыз! – диде Илдар Минсалих улы.

Кызганыч, Актанышта рәсми эшләүче пляжлар әлегә кадәр юк әле. Илдар Мортазин моңа бәйле рәвештә елга-күлләрдә коенмаска чакырды. 2024 елда сулыкларда 5 кешенең батып үлүен әйтте. Аларның барысы да балыкчылар. 

-Белмәгән урыннарга суга кермәгез, исерек хәлдә коенмагыз!-дип сүзен тәмамлады Аккүз авыл җыенында Илдар Мортазин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев