Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Актаныш районының баш янгын сүндерүчесе: Телефон зарядкалары иң куркыныч янгын чыганагы

2024 елда Россиядә янгыннарда 222 баланың гомере өзелгән. Янгын сәбәпләре төрле. Әмма алар арасында телефон зарядкалары хәзерге көндә иң куркыныч янгын чыганагына әверелде. Актаныш районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышында 103 нче янгын сагы хезмәте җитәкчесе Илдар Мортазин бигрәк тә телефон зараядкалары белән сак булырга чакырды.

2024 елда Актаныш районында 20 янгын очрагы һәм янгын белән тәмамланган 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 2023 елның шушы вакыт аралыгында 27 янгын очрагы булган, кызганыч, аларда 3 кеше һәлак булган. Янгын чыгуның төп сәбәбе- электр үткәргечләрнең кыска ялганышы. 

Яңа уку елы башлану ут-күздән саклану, тагы да уяурак булуны таләп итә. Әти-әниләр «Ул -кызларыбыз үсте, мәктәпкә керде, алар хәзер мөстәкыйль», дип өйдә балаларын үзләрен генә калдыралар.

103 нче янгын сагы җитәкчесе Илдар Мортазин  ата-аналарның балаларына куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтүеннән канәгать түгел. Өлкәннәр тарафыннан хәтта элементар саклану чаралары, кагыйдәләр турында да яхшылап аңлатылмый.

2024 елда Россиядә янгыннарда 222 баланың гомере өзелгән. Илдар Мортазин бигрәк тә телефонга заряд бирү җайланмалары белән сак булырга чакырды.Телефон зарядкалары хәзерге көндә иң куркыныч янгын чыганагы санала. Россия Гадәттән тыш министрлыгы хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә  2014 елгы укучы бала телефонын үзе йоклый торган урын-җиргә төнгә зарядкага куя. Төнлә белән телефонга ут каба һәм малай йоклаган матрас та яна башлый. Нәтиҗәдә баланың гәүдәсенең бер өлеше һәм кул чуклары пешә.  

Җәйге чорда заряд җайланмалары аша янгын чыгу очраклары аеруча арткан. Телефон зарядкасы белән бәйле фаҗигаләрдән тыш, Мәскәү янындагы Красноармейск шәһәрендә төнгә зарядкага куелган электр самокатына ут каба.  Фатир хуҗасының  сәалмәтлегенә җитди зыян килә, күпфатирлы йортта яшәүче  200 кешене эвакуациялиләр.

Ә Уфада төнгә зарядкага калдырылган робот-пылесос яна. Йортта яшәүчеләрне бары автоном янгын хәбәрчесе коткара, аның тавышын күршеләр ишетеп ала. 

Зарядка җайланмаларын кулланганда берничә гади кагыйдәләрне төгәл үтәү үзегезнең һәм башкаларның тормышын саклап калачак:

  • Сертификацияләнгән зарядлау җайланмаларын гына кулланыгыз;
  •  
  • Телефоннарны, электр самокатларын, робот-пылесосларны һәм зарядка ала торган башка җайланмаларны караучысыз калдырмагыз;
  •  
  • Телефоныгызны мендәр астына яки карават янына куймагыз;
  •  
  • Әәр телефон 100 процентка кадәр зарядка алган икән, аны электр челтәреннән аерып куегыз;
  •  
  • Көзге салкыннар башлануга электр җылыткычларын кушучылар бу приборларның төзеклеген кат-кат тикшерсен иде. Техниканы куллану кагыйдәләре язылган искәрмәне кат-кат укып өйрәнегез;
  •  
  • Бер розеткага икедән артык приборны тоташтырмагыз;
  •  
  • Кием-салымны һәм аяк киемен электр җылыткычлары ярдәмендә киптермәгез;
  •  
  • Кабызылган җылыткычларны караусыз калдырмагыз;
  •  
  • Приборларны төнгә электр челтәреннән аерыгыз;
  •  
  • Өйдән чыгып киткәндә, суыткычтан башка барлык электр приборларын сүндерегез.

Илдар Мирсалих улы райондашларыбызга һәр йортка, һәр фатирга янгын хәбәриткеч урнаштырырга кушты. Өйдә төтен исе чыгуга янгын хәбәриткеч түзеп булмаслык ачы тавыш чыгара башлый, бер үк вакытта 103 янгын сагы хезмәтенә пожар чыгу турында информация китә. Янгын хәбәриткеч аш бүлмәсендәге плитәдә табада көйгән ризыкка да реакция ясый. Мондый вакытта фатирдагы телефонга янгын сүндерүчеләр шалтырата, аларга өйдәге ситуацияне аңлатып бирергә кирәк. 

Янгын чыккан очракта кичекмәстән янгыннан коткару хезмәтенә «101» телефоны аша яки ашыгыч оператив хезмәтләрнең бердәм «112» номерына шалтыратырга кирәк. Әлеге номерларга кәрәзле һәм стационар телефоннардан да элемтәгә чыгып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев