Безнең әңгәмә: Күпмилләтле Иске Байсар җирлегендә хокук бозуларга ничек киртә куялар?
Хокук бозуны кисәтү эшенең төп үзенчәлеге – башлангыч профилактика уздыру. Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров белән шушы хакта әңгәмә кордык.
Иске Байсар Актаныш районында күпмилләтле җирлек булып тора. Бу хакта сез Рәмиз әфәнде хокук бозуларны профилактикалау буенча район комиссиясе утырышында әйткән идегез. Җирлектә дини һәм конфессиара мөнәсәбәтләрдә тотрыклылык булдыру мөһим бурыч, шулай бит.
Иске Байсар җирлегендә 778 кеше яшәгән 4 торак пункт бар. Иске Байсар авылында 552, Яңа Байсар авылында 102, Чишмәбашта 105, Чиялек авылында 19 кеше яши. 778 кешедән торган торак пунктның төп милли составы – татарлар. Җирлектә 0,64 процент рус, 0,51 процент кыргыз, 26 процент мари, 0,13 процент башкорт, 0,13 процент үзбәк, 0,13 процент удмурт, 0,13 процент украин милләтеннән булган кешеләр яши.
Җирлектә Иске Байсар, Яңа Байсар, Чишмәбаш авылында өч мәчет бар. Алар муниципаль хакимият органнарының даими игътибарында. Мәчетләрнең эшчәнлеге этник һәм конфессиара конфликтларга юл куймау буенча профилактик чараларны көчәйтүгә юнәлдерелгән. Авыл җирлегендә православие динен тотучы гыйбадәтханәләр яки башка дини учреждениеләр юк. Полиция участок вәкиле белән берлектә Иске Байсар авыл җирлеге халкы белән милләтара конфликтларны кисәтүгә юнәлдерелгән даими профилактика эше алып барыла. Җирлектә дини хәл һәм конфессиара мөнәсәбәтләр тотрыклы.
Тормышны тәэмин итү системаларының төзек эшләвен, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, авыл җирлеге территоориясендә хокук бозу актларына юл куймау максатларында нинди эшләр башкарыла? Иске Байсар җирлеге җиде юл чатында, М7 трассасына якын урнашкан, олы юлдан узучы юлаучылар тукталыш ясап ял иткәндә авылга да керү, кибеттән кирәк-яраклар сатып алу очраклары булмый тормыйдыр. Чит-ят кешеләр белән аралашканда кемнән дә уяулык сорала, моның буенча инструктажлар үткәреләме?
Иске Байсар җирлеге территориясендәге ташландык йортлар исемлеге булдырылды. Иске Байсар җирлеге депутатларына контрольлек итү өчен буш йортлар бүлеп бирелде.
Кибет сатучылары белән шикле затларны ачыклау буенча инструктажлар үткәрелде. Озак саклана торган азык-төлек, савыт-саба, кием, төзелеш һәм башка материаллар, инструментлар сатып алучы чит кешеләрнең барлыкка килүенә аерым игътибар бирергә кушылды.
Миграция хезмәте, эчке эшләр бүлеге белән берлектә гражданнарның теркәлмичә һәм документларсыз яшәвен ачыклау буенча эш алып барыла. Безнең авыл җирлеге Башкортостан Республикасы белән чиктәш, аларның эчке эшләр хезмәткәрләре белән дә даими элемтәдә торабыз.
Иске Байсар авыл җирлегендә мәдәни чаралар еш уза. Мондый чаралар вакытында хокук бозуларны прфолактикалау эше ничек башкарыла?
Хокук бозуга каршы көрәш максатларында массакүләм чаралар уздырыла торган авыл җирлеге мәдәният учреждениеләренә аерым игътибар бирергә тырышабыз. Мондый чаралар вакытында клуб хезмәткәрләре бинага керү урынында даими дежурлык алып баралар. Җәмәгать һәм мәдәни –массакүләм, спорт һәм башка чаралар үткәргәндә тәртип саклау һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итү буенча чаралар гамәлгә ашырыла. Участок полициясенә һәм Ирекле халык дружинасы әгъзаларына чараларның урыны һәм вакыты турында алдан хәбәр ителә.
Иске Байсар авыл җирлегендә бер төп белем бирү мәктәбе һәм балалар бакчасы эшли. Укучылар арасында хокук бозуларны профилактикалау- тәрбия эшчәнлегендә зур урын алып тора. Җирлек башлыгы буларак, мәктәпнең бу уңайдан эш тәҗрибәсен сөйләп китегез әле.
Җәмгыятьтә барган тискәре күренешләр яшь буынны да бик авыр социаль-психологик ситуацияләрдә калдыра. Балалар һәм яшүсмерләр күп вакыт аларны җиңеп чыгарга әзер түгел һәм бу тискәре нәтиҗәләргә китерә. Алар авырлыклардан чыгу юлын наркотик, аракыдан эзлиләр, бу төрле җинаятькә илтә. Мондый күренешләрне булдырмас өчен әти-әни, мәктәптә эшләүче педагоглар алдына төрле социаль-актив позицияле, тискәре күренешләргә «Юк» дип әйтә белүче, үзенең сүзе белән башкаларга да ярдәм итә алучы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Бу шәхес сәламәт тормыш рәвеше алып барырга һәм яхшы белем алып, киләчәктә үз урынын табарга тиеш. Балалар белән хокук бозуга профилактика- катлаулы, күп аспектлы, дәвамлы эш. Хокук бозуны кисәтү эшнең төп үзенчәлеге- башлангыч профилактика уздыру. Бүген бу эшне бер генә социаль структура да башкара алмый. Монда искәрмә итеп гаиләне алырга мөмкин, ләкин гаилә дә кайвакыт үзе профилактика объекты була.
Башлангыч профилактика уздыруның нигезе булып балаларның нормаль үсеше өчен шартлар тудыру, төрле яшьләрдә килеп чыгучы кризислы ситуацияләрне вакытында күреп алу һәм дөрес чаралар күрү тора.
Иске Байсар мәктәбендә балаларның һәм яшьләрнең хокук бозу идеологиясенә бирелү йогынтысын киметү максатында, балалар һәм яшүсмерләр арасында иртә ачыклау һәм профилактикалау буенча системалы эш алып барыла. Куркынычсызлыкны тәэмин итү, хокук бозуга каршы көрәштә мәктәп педагоглары федераль законнар, хөкүмәт карарлары, белем бирү процессында файдалану өчен методик материалларга нигезләнеп эш итәләр. Белем бирү процессының барлык катнашучыларының иминлеген тәэмин итү максатыннан 2024-2025 уку елы дәвамында мәктәптә хокук бозу буенча түбәндәге профилактика эшләре алып барыла: мәктәп хезмәткәрләренә даими инструктаж үткәрелә, мәктәп бинасында, территориядә чит кешеләр булуга көндәлек контроль ясала. Белем бирү учреждениесенә кереп-чыгуның катгый режимы булдырылды. Педагогларның һәм мәктәп администрациясе әгъзаларының расланган график буенча кизү торуы оештырылды. Кисәтүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар комплексы эшләнде.
Хокук бозуларны профилактикалау максатыннан Иске Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбендә көн саен иртән һәм кич каравылчы мәктәпне тикшереп чыга, педагоглар һәм администрация әгъзалары кизү тора. Укучылар белән хокук бозуларга каршы өйрәнүләр үткәрелде.
Җирлектә җаваплылыкка тартылган гражданнар да яши дип әйткән идегез, алар да сезнең күзәтүдәме?
Хокук бозуга каршы тору, гражданнарның тормышын, шулай ук җәмәгать урыннарында һәм торак секторында гражданнарның тормышы, сәламәтлеге, милке өчен куркыныч тудырган хәлләрнең барлыкка килүен кисәтү җирле үзидарә органнарының төп һәм көндәлек бурычы булып тора. Суд карары нигезендә мәҗбүри эшкә тартылган гражданнар белән сөйләшүләр алып барабыз. Дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары тырышлыкларын берләштереп кенә районда яшәүчеләрнең хокук бозуга каршы яклану дәрәҗәсен күтәрүгә ирешеп була.
Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Димәк, тыныч, матур, имин тормыш булдыру үзебезнең кулда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев