Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Динар Садыков: Балаларны сулыкларга үзләрен генә җибәрмәгез!

Актаныш районы 103 нче янгын сагы хезмәте җитәкчесе Динар Садыков брифингта чыгыш ясап, җәйге чорда янгын куркынычы белән беррәттән судагы хәвеф-хәтәрләргә дә игътибар юнәлтте.

Эссе җәй көннәрендә кешеләрнең су коену урыннарына агылуы күзәтелә, әмма бу вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

— Җәй көне суда фаҗигаләр еш күзәтелә. Шуңа күрә балаларны су керергә үзләрен генә җибәрмәгез. Ата-аналар аларның кайда булуын даими контрольдә тотсын иде, — диде ул.

Белгеч билгеләп үткәнчә, Актаныш районында махсус җиһазландырылган су коену урыннары юк. Шул сәбәпле балалар һәм олылар төрле, тикшерелмәгән сулыкларда коенырга мәҗбүр. Ә су төбенең нинди булуын, анда нинди куркынычлар яшеренүен алдан белеп булмый.

Республика күләмендә судагы бәхетсезлек очраклары аз түгел. Аеруча көймәләр белән әйләнеп капланып фаҗигаләр килеп чыгу урынлы борчу тудыра. Статистика буенча, республикада 80нән артык шундый очрак теркәлгән, аларның бер өлеше көймәләр бәрелешүе һәм әйләнүе белән бәйле. Кызганычка каршы, мондый хәлләрдә кешеләр һәлак була, шул исәптән балалар да.

— Су кергәндә иминлек чараларын күрү бик мөһим. Көймәдә булганда коткару жилетларын куллану мәҗбүри. Балалар бары тик олылар күзәтүе астында гына суга керергә тиеш, — дип искәртте Динар Садыков.

Чыгышы ахырында ул барлык райондашларны сак булырга, үзләренең һәм якыннарының иминлеген кайгыртырга чакырды.

— Үзегезне саклагыз, иминлек кагыйдәләрен онытмагыз, — диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев