Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Илгиз Рәшитов: «Җәй көне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү аеруча мөһим»

Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов брифингта җәйге чорда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым тукталды.

Эссе җәй көннәрендә янгын чыгу ихтималы арта. 2026 ел башыннан Актаныш районы территориясендә 16 янгын очрагы теркәлгән. Бәхеткә, әлеге вакыйгаларда зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

— Җәй көне ачык ут белән саксыз эш итү, учаклар ягу кебек очраклар янгынга китерергә мөмкин. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү бик мөһим, — дип ассызыклады ул.

Инспектор шулай ук мунча якканда сак булырга чакырды. Кызу көннәрдә мунчаны артык кыздырмаска, мичләрнең һәм төтен юлларының төзеклеген даими тикшереп торырга кирәк. Әгәр төтен юлларында ярыклар ачыкланса, мичне төзәткәнче якмый торырга киңәш ителә.

Илгиз Рәшитов аеруча игътибарны балалар иминлегенә юнәлтте. Җәйге каникуллар вакытында балалар еш кына өйдә үзләре генә, караусыз кала, һәм ут белән шаяру очраклары арта. Шуңа күрә ата-аналарга балалар белән янгын куркынычсызлыгы турында даими сөйләшүләр алып бару, шырпы, кабызгыч һәм тиз янучан сыеклыкларны алар кулына бирмәү сорала.

Балаларга электр приборларын дөрес куллану кагыйдәләрен аңлату мөһим: розеткаларга тимәскә, электр чыбыклары белән уйнамаска, телефоннарны караусыз зарядкада калдырмаска кирәк.

Янгын чыккан очракта, иң беренче чиратта, тиз арада 101 яки 112 телефон номерлары буенча хәбәр итәргә, янгын чыккан урынны, адресны һәм куркыныч дәрәҗәсен төгәл әйтергә кирәк. Әгәр янгын бина эчендә булса, тиз арада куркыныч урыннан чыгып китү зарур.

Йортларга автоном янгын хәбәрчеләре (извещательләр) урнаштыру мөһим. Әлеге җайланма төтен барлыкка килгән очракта сигнал бирә һәм кешеләрне вакытында кисәтә. Бу, аеруча төнге вакытта, гомерләрне саклап калырга ярдәм итә.

— Янгынны кисәтү — һәркемнең уртак бурычы. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, без фаҗигаләрне булдырмый кала алабыз, — дип йомгаклады сүзен Илгиз Рәшитов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев