Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Йөзә белмәсәң, суга кермә, керсәң дә тирәнгә кермә!

Җәйге каникул, отпуск вакытында күпләр су буйларына ял итәргә бара, кояшта кызына, су коена. Тик, кызганычка, кешеләрнең барысы да суда һәм су буенда үз-үзен тоту кагыйдәләрен белеп бетерми, ә кайберләре, белә торып та, санга сукмый. Моның нәтиҗәсе исә еш кына аяныч төгәлләнә: Россия сулыкларында ел саен 10–15 меңләп кеше батып үлә. Шунысы бигрәк үкенечле, аларның күп булса, берничә йөзе генә үзләренә бәйле булмаган шартларда бата, ә калганнары исә үз ахмаклыгы аркасында әрәм була...

 

Су буенда ял итәргә, су чәчрәтеп уйнарга яратучылар да күп, судан зыян күрүчеләр дә аз түгел. Еш кына иң мөһим нәрсәне оныталар: йөзә белмәсәң, суга кермә, керсәң дә тирәнгә кермә!

Шуңа күрә дә су буена барырга чыкканчы, яисә балаларыгызны елга, күлләр тирәсенә җибәрер алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерегез. Су үзе рәхәтлек чыганагы булса да, куркыныч мохит санала, шуңа да анда көтелмәгән хәлләргә әзер булып торуың хәерле.

 Йөзә белү – суда куркынычсызлыкның төп гарантиясе. Әмма онытмагыз, менә дигән шәп йөзүче кеше дә саклык чаралары турында һәрчак истә тотарга, суда үзен куркынычсыз тоту кагыйдәләрен үтәргә тиеш.

Махсус билгеләнгән урыннарда: пляжда, бассейнда һ.б. коену яхшырак та, куркынысызрак та, әлбәттә. Походта булсагыз, коеныр өчен суның чиста, төбе тигез булып күренеп торган комлы, яисә вак ташлы урынын сайларга кирәк. Тирәнлеге 2 метрдан артмасын, агым да көчле булмасын.

Таныш булмаган урында коенганда баш белән суга чумарга ярамый. Сай җиргә эләгеп, агач тамыры, яисә ботагына, башка каты нәрсәгә бәрелеп, арка-муен умырткасын сындыру, баш бәрелеп, аңны югалту ихтималы бар. Шуңа да су коеныр алдыннан ул тирә белән танышырга, кайда нинди куркыныч сагалавын өйрәнергә кирәк. Ахыры ни белән төгәлләнәсен уйлап бетермәстән, баш белән ташланганчы, башта аяк белән атлап керүең дөресрәк булыр. Чөнки су төбендә бүрәнә, казыклар, рельс, тимер-бетон әйберләр булырга мөмкин. Яшеллек баскан текә яр астында коенырга да киңәш ителми. Агач-куакларның су астында тырпаеп торган тамырлары да бик хәтәр. Су төбенең ләмле баткак булу йөзә белмәүчеләр өчен гаять куркыныч.

Су коенырга барганда, яисә су буенда кызынырга ният иткәндә, исерткеч эчемлекләрдән баш тартуыгыз хәерле булыр. Бигрәк тә балаларыгыз да янда булса. Алкоголь хәрәкәт координацияләрен чикли, үз-үзеңә булган контрольне какшата. Ә балалар, хәтта йөзәргә өйрәнгән булсалар да, һәрчак даими игътибарга мохтаҗ.

 Коенганда тәнегезне көзән җыера башлаганын сизсәгез, тиз генә судан чыгыгыз. Тирән җирдә икәнсез, йөзү стилен үзгәртеп карагыз: чалкан ятып йөзегез.

Суүсемнәргә буталасыз икән, чәбәләнмәгез, тиз генә чалкан әйләнеп, салмак кына хәрәкәт итеп, үзегез йөзеп килгән якка чыгарга тырышыгыз. Аякларыгызны үсемлекләр җибәрми торса, кулларыгыз белән аларны аралап, котылырга тырышыгыз.

Көймәләр, суднолар дулкыныннан читтәрәк булыгыз, винттан барлыкка килгән агымның сезне аска сөйрәве ихтимал.

Су буена җыенганда алдагы көнгә һава торышының ничек булачагын искә алыгыз: яшенле яңгыр, көчле җил шулай ук куркыныч. Көчле агымның хәтта яхшы йөзә белгән кешене дә еракка алып китүе бар.

Сак булыгыз! Су буйларында гади генә кагыйдәләрне истән чыгармыйча, тиешенчә үтәсәгез,  ялыгыз фаҗигаләрсез узар.

Материал Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ярдәме белән әзерләнде.

Фото- «Актаныш-информ» архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев