4 июнь 2024 яңалыклары
-
Давыллы яңгыр Чалманаратта ферма түбәләрен җимергән
Бүген районыбыз авылларын шифалы яңгыр кинәндереп узды. Ә менә Чалманаратта яңгыр гына түгел, давыл да үз эзен калдырган, көчле җил терлекчелек фермаларының түбәсен алып ыргыткан.
-
Йөзә белмәсәң, суга кермә, керсәң дә тирәнгә кермә!
Җәйге каникул, отпуск вакытында күпләр су буйларына ял итәргә бара, кояшта кызына, су коена. Тик, кызганычка, кешеләрнең барысы да суда һәм су буенда үз-үзен тоту кагыйдәләрен белеп бетерми, ә кайберләре, белә торып та, санга сукмый. Моның нәтиҗәсе исә еш кына аяныч төгәлләнә: Россия сулыкларында ел саен 10–15 меңләп кеше батып үлә. Шунысы бигрәк үкенечле, аларның күп булса, берничә йөзе генә үзләренә бәйле булмаган шартларда бата, ә калганнары исә үз ахмаклыгы аркасында әрәм була...
-
САБАНТУЙ-2024: Актаныш районы авылларының Сабантуй көннәре билгеле- Милли бәйрәмебезгә рәхим итегез!
Шаулап-гөрләп, күңелләрне ымсындырып, йөрәкләрне җилкетеп милли бәйрәмебез- Сабантуйлар якынлаша.
-
Корбанлык маллар сәламәт булсын!
Тиздән мөселман дөньясы зур бәйрәм- Корбан гаетен каршы ала. Сабантуйлары узгач, 16 июньдә билгеләп үтелә ул. Бүген без “Актаныш-информ”ның туры эфирына Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахмановны чакырдык.
-
«Каршы як полоса»га чыкканчы- уйла!
Каршы як полосага чыгу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан, районыбызда 23 майдан 1 июньгә кадәр «Каршы як полоса» профилактик чарасы узды.
-
В труде рождаются герои
29 мая в Канашском транспортно-энергетическом техникуме состоялось торжественное открытие смотра-конкурса на звание «Лучший по профессии акционерного общества «Транснефть-Прикамье» – 2024».
-
Хуш киләсең, Сабантуй: Ат чабышында иң соңгы килгән елкыга да бүләк бар!
Районыбызда тулы куәтенә Сабантуй бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Күңелләрдә Сабантуй рухын тудырып бүләкләр җыялар, матур итеп бизәлгән атлар урамнарны ямьләп уза, кыңгырау чыңнарына гармун моңнары кушыла.Милли киемнәр кигән мәдәният хезмәткәрләренә каникулдагы балалар да ияргән.
-
Райондашыбыз улыннан күреп янә ил сагында: Монда килгәч тулысынча “обмундирование”!
Татарстаннан махсус хәрби операциядә депутатлар да актив рәвештә илебез мәнфәгатьләрен яклап көрәшә. Шундый батыр йөрәкле ир-егетләр арасында Актаныш районы Иске Кормаш авыл җирлеге депутаты Илсур Гизамов та бар.