Хокук бозуларны кисәтү буенча эш оештыру
Хәерле көн, хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе эшендә катнашучылар. Рөхсәт итегез, район мәгариф оешмаларының яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү юнәлеше буенча 2024-2025 уку елы башыннан оештырылган эшләр белән таныштырып китәргә.
(Слайд 2) 2024-2025 уку елында:
район мәктәпләрендә 2942 укучы
Актаныш технология техникумында 269 студент укый
Балалар бакчаларында 1074 бала тәрбияләнә.
(Слайд 3) Бугенге көндә 522 укучы һәм 85 студент эчке контрольгә куелды. (607)
Пдн да учетта торучы укучылар - 2 ,
1 се Актанышның 1 нче санлы мәктәп укучысы
1 се Актанышның 2 нче санлы мәктәп укучысы
(109 ы – сары зонада, 496ы яшел зонада тора )
(Слайд 4 ) Мәгариф оешмаларында тәрбия эшчәнлеген 25 тәрбия буенча директор урынбасары, 284 сыйныф җитәкчесе, 24 педагог оештыручы, мәктәпкәчә оешмаларда 144 педагогик хезмәткәр, ә балаларга өстәмә белем бирү оешмасында 20 өстәмә белем бирү педагогы башкара.
(Слайд 5) Уку елы башында мәгариф идарәсенең укучылар арасында балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча комплекслы эш планы расланды. Элеге эш планы 11 булекне уз эченә ала. (Булеклэре Слайдта курсэтелә) Шулай ук һәрбер мәктәп Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча бүлеге белән профилактик эшнең уртак планын төзеде. Июлҗ аенда 24 мәктәп , Актаныш технология техникумы, Ихлас психологик үзәгенең хокук бозуларны профилактикалау юнәлшендәге эшчәнлге район прокуратура тарафыннан тикшерелде.
(Слайд 6) Мәктәпнең психологик хезмәте даими эшли, укучыларга шәхси әңгәмәләр, консультацияләр үткәрелә, психодиагностик, профилактик эш ысуллары кулланыла, социологик тикшеренүләр үткәрелә, ата-аналарга тәрбия мәсьәләләре буенча консультацияларбирелә. Психологлар белән тәэмин ителмәгән мәктәпләргә “Ихлас” психоголик үзәге ярдәмгә килә. Сентябрь аенда мэктэплэр белэн “Ихлас” психоголик үзәге арасында килешулэр янартылды. Психологик абонемент нигезендә барлык мәктәпләрдә дә психологик десантлар узачак.
Психологларнын штатлар саны белән таныштырып китәм
Актаныш 1 нче мәктәбе - 1 шт.ед.
Актаныш 2 нче мәктәбе - 1 шт.ед.
Кадет мәктәбе - 1 шт.ед.
Гимназия - 1 шт.ед.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп-интернаты - 05 шт.ед.
Актаныш технология техникумы -0.5 шт.ед.
2 нче,3 нче ,7 нче санлы балалар бакчаларында 0,5 әр шт.ед.
1 нче, 4 нче, 6 нчы һәм Пучы балалар бакчаларында 0,25 әр шт.ед.
Психологлар санын арттыру максатыннан, оптимизация хисабына “Ихлас” психоголик үзәгенә октябрь аеннан 1 штат психолог бирелде.
(Слайд 7 ) Ел дәвамында 8 мәктәптә һәм Балалар иҗат үзәге базасында 401 программа нигезендәбалаларга өстәмә белем бирү оештырыла.
Өстәмә белем бирү 6 юнәлеш буенча эшли:
Техник яктан;
Физкультура-спорт;
Табигать фәннәре;
Сәнгатьле;
Социаль-педагогик;
Туристлык-туган якны өйрәнү
Барлыгы 2787 укучы өстәм белем бирү оешмаларында шогыльләнә.
(Слайд 8 ) Укучыларны мәдәнияткә тарту буенча “Пушкин картасы “программасы зур әһәмияткә ия. 2024 елның 1 октябренэ 936 укучы «Пушкин картасы» программасына кушылган. Октябрь аенда “Өйләнәм бете-китте” спектакленә һәм Агыйдел дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертына “Пушкин картасы” программасы белән билетлар сату оештырылды.
(Слайд 9 )Барлык 1,5,10 сыйныф җитәкчеләре дә август-сентябрь айларында укучыларның ойләрендә булып яшәү шартлары белән танышты. 1-4 сыйныфларда укучылар һәм әти-әниләр белән өйдән мәктәпкә кадәр куркынычсыз маршруты планы төзелде.
(Слайд 10-11) Яңа уку елында барлык мәктәпләрдә дә ата-аналар җыелышлары узды. Әлеге җыелышларда «Ата-аналар тарафыннан Интернет челтәрендә балаларның гамәлләрен контрольдә тоту» “Яшьүсмернең җенси кагылгысызлыгы” ; “Балаларның юллардагы иминлеге” темалары күтәрелде. Мәктәпләргә МВД, ГИБДД, Хастаханә хезмәткәрләре чакырылды.
(Слайд 12 ) 11 сентябрь көнне Казандапсихология фәннәре докторы, фәлсәфә фәннәре кандидаты. Мәскәү шәһәренең «Мәскәү тикшеренү үзәге " баш эксперты, юридик психология һәм суд-психологик экспертиза үзәге җитәкчесе Ирина Викторовна Васке катнашында яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча эшлекле киңәшмәсе узды.
Әлеге киңәшмәдә барлык мәктәп директорлары, ата-аналар комитеты, психологлар катнашты.
(Слайд 13) Көзге каникул вакытында 230 бала 9 мәктәп яны лагеренда ял итте, декабрь аенда 130 укучының мәктәп яны лагеренда ялы планлаштырыла.
(Слайд 14) Закон территориясе» конкурсының максаты булып җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә, яшүсмерләрне һәм яшьләрне хокукый тәрбияләүгә, хокук бозуларны профилактикалауга зур өлеш керткән авыл җирлекләренең, оешмаларның, җитәкчеләрнең һәм физик затларның уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелек тарафыннан танылу, бүләкләү һәм тарату тора. Әлеге конкурс Татарстан Эчке эшләр министрлыгы инициативасы белән үткәрелә. Безнең районнан бу конкурста 11 мәктәп катнашты. Район этабында җиңә яулаган Чуракай мәктәбенең эше республика этабына җибәрелде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев