7 октябрь 2024 яңалыклары
-
Хокук бозуларны кисәтү буенча эш оештыру
Хәерле көн, хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе эшендә катнашучылар. Рөхсәт итегез, район мәгариф оешмаларының яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү юнәлеше буенча 2024-2025 уку елы башыннан оештырылган эшләр белән таныштырып китәргә.
-
Россиядә укытучыларны мыскыл иткән өчен штрафлар кертәчәкләр
Аларның күләме 700 мең сумга җитәчәк. Якын арада Дәүләт Думасына педагогларны мыскыл иткән өчен җаваплылык турында канун проекты кертәчәкләр. Бу хакта «Известия» хәбәр итә. Штрафлар күләме физик затлар өчен биш мең сумнан, юридик затлар өчен 700 мең сумга кадәр җитәчәк.
-
Пучы картлар һәм инвалидлар йортында яшь юл хәрәкәте отряды инспекторлары концерт күрсәтте
Бүген Пучы мәктәбенең яшь юл хәрәкәте отряды инспекторлары Өлкәннәр декадасы кысаларында Пучыдагы картлар һәм инвалидлар йортына барып концерт күрсәтте.
-
Актаныш радиосы тыңлаучылары Актаныш муниципаль театры премьерасы билетларына ия булды
90.00 FM дулкынында эшли башлаган «Актаныш» радиосы бүген тыңлаучылары өчен зур бүләк ясады. Иң актив тыңлаучылар Актаныш муниципаль район драма һәм комедия театры коллективы белән оештырылган туры эфирда театр премьерасына билетка ия булды.
-
Гуманитар ярдәм: Махсус хәрби операциядәге Актаныш сугышчыларына квадрокоптерлар кирәк
Озакламый көзнең истәлекле бәйрәмнәре килеп җитәр. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтеләчәк. Махсус хәрби операциядәге якташларыбызны да әлеге истәлекле көннәрдә без- актанышлылар бәйрәм рухы, туган як җылысы белән яңадан яңа җиңүләргә рухландырырга телибез. Нәкъ тә шушы максатны күздә тотып ноябрь ае башында Актаныштан Украина якларына унбишенче гуманитар ярдәм машинасы юлга кузгалачак.
-
АО «Транснефть – Прикамье» провело серию профориентационных мероприятий для школьников и студентов
Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» провели профориентационные уроки и экскурсии для школьников и студентов в Пермском крае, Республиках Удмуртия и Татарстан. Мероприятия прошли в период проведения Международного форума «Российская энергетическая неделя».
-
Рөстәм Миңнеханов Путинны туган көне белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгын туган көне белән котлаганда Татарстанның алга таба да илнең сәнәгать куәтен ныгытуга өлеш кертәчәген ассызыклады.
-
Татарстанда контракт төзүчеләргә 2 миллион сумнан артык акча бирелә
Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турында карар кабул ителде.