Тынлык артындагы хәвеф: бруцеллёз терлек асраучыны ничек бөлгенлеккә төшерә?
Соңгы вакытта Россиянең кайбер төбәкләрендә эпизоотик хәл сизелерлек катлауланды. Ящур, бруцеллёз, Африка дуңгызы чумасы, котыру авыруы, югары патогенлы кош гриппы, кәҗә һәм сарыкларда чәчәк кебек аеруча куркыныч чирләр таралу очраклары арта. Хәзерге вәзгыять һәм профилактика чаралары турында без Актаныш районының баш ветеринария табибы Фиргат Әсхәт улы Абдрахманов белән әңгәмә кордык.
— Фиргат Әсхәтович, бүгенге көндә нинди авырулар аеруча борчу тудыра?
— Хәзерге вакытта дуңгызларның Африка чумасы, бруцеллёз, котыру авыруы һәм кош гриппы аеруча зур куркыныч тудыра. Африка дуңгызы чумасы очраклары Киров һәм Оренбург өлкәләрендә, Удмуртия Республикасында даими рәвештә теркәлә. Узган көздә югары патогенлы кош гриппы таралуы күзәтелде.
2023 елдан башлап республикада, шул исәптән Лениногорск районының Иске Писмән авылында бруцеллёз очрагы ачыкланды, ә шул ук елдан бирле котыру авыруы даими теркәлә башлады.
— Бруцеллёз озак еллар республикада күзәтелмәгән. Бу авыру каян баш калкытты соң?
— Чыннан да, якынча 30 ел дәвамында бу авыру теркәлмәде. 2023 елда Яңа Чишмә һәм Әтнә районнарында киң масштаблы бруцеллёз учаклары ачыкланды. Әтнә районында гына да эре хуҗалыкта 5 500дән артык мөгезле эре терлек зыян күрде. Икътисади зыян якынча 1 миллиард сум тәшкил итте.
2024 елда республикада 4 очрак теркәлсә, 2025 елда аларның саны 6га җитте. Авыру Чүпрәле, Чирмешән һәм Балык Бистәсе районнарында ачыкланды. Аеруча Балык Бистәсе районында күп булды, чөнки анда кисәтүләргә карамастан, районга санкцияләнмәгән, документларсыз терлекләр кертелә.
— Бруцеллёз нәрсәсе белән куркыныч?
— Бу — бик мәкерле авыру. Ул озак вакыт клиник билгеләрсез узарга мөмкин, бары тик лаборатор тикшеренүләр аша гына ачыклана. Шул ук вакытта авыру терлек кыска вакыт эчендә башкаларын да зарарлый.
Ветеринар хезмәт тикшеренүләрне елга ике тапкыр үткәрә, әмма документсыз терлек кертү куркынычны берничә тапкыр арттыра. Бруцеллёз кешеләр өчен дә куркыныч, ул дәваланмый һәм хроник характер ала. Бу хроник авыру кыргый һәм йорт хайваннарына, шуалй ук кешегә дә йога. Бигрәк мөгезле эре терлек, дуңгыз, сарык, атлар, дөяләр авыруга бирешә. Авыруның инкубация чоры 2-4 атнага кадәр дәвам итә. Авыруның йогу юллары бик күп төрле. Аеруча куркыныч авыру исемлегенә керми, терлек махсуслашкан ит комбинатларына җибәрелә.Мондый очракта терлек продукциясенә зур зыян килә: авыру терлек ите махсус комбинатларга гына тапшырыла, ә андый предприятиеләр илдә бик аз. Шунысы да продукциянең хакы бик очсыздан бәяләнә.
— Котыру авыруы да янә баш калкыта.
— Котыру — кешеләр һәм хайваннар өчен үлемгә китерә торган авыру. Аның төп чыганагы — кыргый төлкеләр. Республикада ул инде 14 районда теркәлде, ә моңа кадәр 2,5 ел дәвамында котыру очраклары булмаган иде.
Иң нәтиҗәле чара — төлкеләрнең популяциясенә юл куймау. Узган ел 7 500дән артык төлке юк ителде.
— Терлек авыруларының таралуына сатучылар да зур өлеш кертә, дигән идегез.
— Кызганычка каршы, бик зур. Намуссыз сатучылар проблемалы терлекне арзанга алып, ветеринар белешмәләрсез сата. Нәкъ менә шундый гамәлләр инфекция таралуга китерә.
Без терлек һәм кош-кортны ветеринар документларсыз сатып алмаска чакырабыз. Яңа терлек алынганда, шәхси хуҗалык ияләре авыл җирлеге башлыгына хәбәр итәргә һәм һәр хайван электрон хуҗалык китабына кертелергә тиеш. Шулай ук дәүләт ветеринария хезмәтенә дә карантин чаралары өчен мәгълүмат бирү төп таләпләрнең берсе. Терлекләрне саткан яки суйган очракта авыл җирлегенә хуҗалык кенәгәсеннән мәгълүматны алу өчен бу хакта әйтергә кирәк.
— Хайваннарны идентификацияләү таләпләре нинди?
— Федераль закон нигезендә барлык терлек мәҗбүри идентификация узарга тиеш: колакларына биркалар тагыла һәм бердәм федераль базага кертелә. Вакциналар һәм диагностика чаралары бары тик теркәлгән хайваннарга гына бирелә.
— Хуҗалыкларның барысы да биологик саклану чаралары белән җиһазландырылдымы?
— Кызганычка каршы, 500 баштан артык терлек тотучы хуҗалыкларның 5–6сы гына таләпләрне тулысынча үти. Күп урыннарда ферма тирәләре коймалар белән әйләндерелмәгән, дезинфекция зоналары, санитар узеллар һәм карантин биналары юк.
Фермага керүче һәркем, шул исәптән транспорт та, санитар эшкәртү узарга тиеш.
— Ветеринар кагыйдәләрне бозган өчен нинди җаваплылык каралган?
— 2023 елда кабул ителгән РФ Хөкүмәтенең №139 карары нигезендә, ветеринар таләпләр бозылган очракта аеруча куркыныч авыру чыкканда компенсация түләнми. Моннан тыш, РФ Җинаять кодексының 248 нче маддәсе зур штрафлар һәм җинаять җаваплылыгына тарту каралган.
— Әңгәмәне йомгаклап, нәрсә әйтер идегез?
— Әлегә республикада мондый очраклар буенча җинаять эшләре кузгатылмады, әмма уяулыкны югалтырга ярамый. Профилактика һәрвакытта да авыру нәтиҗәләрен бетерүгә караганда күпкә арзанрак. Ветеринар кагыйдәләрне төгәл үтәү, биологик саклану чаралары һәм һәр хуҗаның җаваплылыгы гына зур югалтуларга киртә куя ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев