Өметләрне сындырмасын язмышларның ачысы!
Актаныш районы инвалидлар берлеге җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова белән авыл җирлекләренә баргач, нинди генә язмышлы кешеләрне очратмыйбыз. Авырып аяктан егылган, ярдәм сорап инвалидлар оешмасына мөрәҗәгать итүчеләр, гадәттә, көтмәгәндә язмыш сынавы алдында кала, сәламәтлекләрен күпчелек очракта хәсрәт-кайгы аркасында югалта. Карт авылында яшәүче Фирдинант абый Ильясовның гарипләнүенә якыннары фаҗигале вакыйга сәбәпче, диләр.
Безне Ильясовлар йортында Фирдинант абыйның хатыны Илсөяр апа каршылады. Шушы көннәрдә генә Фирдинант абый Әлмәт шәһәрендәге шифаханәгә дәваланырга киткән икән. Безнең Карт авылына кадәр килүебезнең максаты- 1 төркем инвалидның тормыш-көнкүрешен азга гына җиңеләйтү.
Илсөяр апа белән Фирдинант абыйның кызлары өйдә бәдрәф ясарга ярдәм итүләрен сорап район инвалидлар җәмгыятенә мөрәҗәгать иткәннәр. Фәйрүзә Сөнгатовна әлеге проблеманы өйрәнеп, бәдрәф ясау, канализация чокыры урынын билгеләү кебек оештыру эшләре турында сөйләшкәч, Илсөяр апа иренең ни сәбәпле урын өстенә калуы турында бәян итте. Җан өшеткеч кайгылы вакыйга барыбызның да күңелен тетрәндерде. Мондый язмыш ачысын беркемгә дә күрергә язмасын!
Фирдинантка 19 яшемдә кияүгә чыктым мин. Ул 1951 елгы, мин 1962 елгы. Яшьли кияүгә баруымның сәбәбе- тизрәк өйдән чыгып китәсе килде. Миңа 3 яшь вакытта әнием үлеп китте. Ә үги әни бер дә көн күрсәтмәде, кыйнады, какты, сукты. Балачагым авыр узды. Мәктәпләрне тәмамласам, өйдән чыгып китәр идем, дип үстем.
Иремнән уңдым мин. Ул үзе дә ятим үскән, шуңадырмы, бер-беребезне кадерләп яшәдек. Әтисе әнисе белән ул бала вакытта ук аерылышканнар. Әнисе Фирдинант армиядә вакытта үлеп китә, ике тапкыр авылга отпускага кайтса да, әнисен соңгы юлга озатырга кайта алмаган.
Илсөяр апа Фирдинант абый белән 45 ел бергә яшиләр. Фирдинант абыйны мактап туя алмый ул. Типсә тимер өзәрдәй ир-егет 20 ел Татар Суыксуы авылындагы «Сельхозхимия» оешмасында эшли. Аннан хуҗалыкка күчеп, 5 ел бригадир, 5 ферма мөдире, 3 ел прораб булып хезмәт куя. Һәрвакыт алдынгылыкта була. Лаеклы ялга чыккач та, 18 ел сөт җыюдагы хатыны Илсөяргә ярдәм итә, 5 ел Татар Суыксуы, Карт, Мари Суыксуы авылларында сөт җыя.
Табигать кочгындагы кечкенә генә Карт авылы өчен җан атып яши Фирдинант абый. Авыл урамнарын тәртиптә тота, берәр чүп үләнен күрсә дә, чалгысын тотып чыга. Зират өчен дә җаваплы була.
Менә шулай татулыкта, байлыкта-муллыкта яшәп ятканда, уллары Рузил фаҗигале төстә якты дөнья белән саубуллаша.
-Улыбыз Рузил Чаллыдан кайтты да, балыкка барам, ди. Безгә ул көнне чират көтүе туры килде, беренчесен көттек, икенчесенә чыгасыбыз бар. Бәбекәем, икенче көнне көтүгә бит, без эштә, нигә балыкка төшәсең, диюемә, «Мин иртүк кайтам» дип җавап бирде. Үзе бер грамм балык ашамаса да, балык тотарга яратты. Тат. Әҗбигә балык тотарга йөри торганнар иде. Әҗәле ашкындыргандыр инде. Үз машинасын ишек алдына кертеп, иптәш малаеның УАЗигы белән киттеләр.
Рузил, иртүк торган да, берүзе иртәнге 3тә үк ауларын карарга барган. Эчми дә иде, аягын көзән җыерганмы, көймәсе әйләнгәнме, йөзә дә белми иде, шунда суга баткан. Бу вакытта әле иптәшләре йоклаган. Килен алдан төш күргән, төшендә Рузил аяк авырта, дигән.
Өч баласын, хатынын, әти-әнисе, туганнарын ятим итеп, 36 яшьлек Рузилнең менә шулай гомере өзелә. Үкенечләр бик күп: кечкенә улына иртәгә бер ай туласы булган, мунча идәнен алыштырырга дип алып кайткан такталары да үзенә язган икән лә...
-Бу югалту барыбызны да аяктан екты. Фирдинантка 2022 елның 6 январенда көчле инсульт булды. Аны бик авыр хәлдә Чаллыдагы БСМП хастаханәсенә алып киттеләр. Соңыннан өйдә 1 ай тәрбияләдек. Аяклы, куллы түгел иде. Кызлар, кияүләр, туганнар белән җыелып кыйммәтле уколлар сатып алдык, аларны кадагач, хәл керә башлады. Үз акчабызга фельдшер ялладык. Чаллыдагы госпитальгә ике тапкыр дәваланырга алып бардык. Һәркөнне аягына, кулына массаж ясадык. Акрынлап аягына баса башлады, Аллага шөкер. Тик инсульт булган сул ягының кулы күтәрелсә дә, әйберләрне тота алмый. Тышка алып чыгу нык авыр, бигрәк тә кыш көне. Шуңа инвалидлар оешмасына бәдрәф ясауда ярдәм сорадык,- дип сөйли сабырлыгы йөзенә чыккан Илсөяр апа.
Илсөяр апаның үзенең дә сәламәтлеге мактанырлык түгел. 15 ел инде аяклары авырта, табиблар операция ясарга кирәк дисәләр дә, барырга җае чыкмаган, артыннан йөрмәгәч, инвалидлыгы да юк.
Киленнәре Зөлфия әти-әниләре белән элемтәне өзми. Олы кызлары Розалина 9 нчы, уртанчысы Реналь 7 нче сыйныфны тәмамлаганнар. Бер айлык булып калган оныклары Рүзәл быел 1 сыйныфка укырга барган. Быел җәен Карт авылына төп нигезгә кайтып 12 көн кунак булганнар. Киленнәре яңадан кияүгә барган, инде яңа гаиләдә бәбиләре бар.
Илсөяр апа белән Фирдинант абыйның төп терәкләре – кызлары, кияүләре. Рузиләләре гаиләсе белән Чаллыда, ә Айсылу ире Рузил, балалары белән Татар Ямалысында яшиләр. Әти белән әни шимбә- якшәмбе ялларын көтеп кенә тора, балалар күмәкләшеп кайталар, атна буена җыелып килгән эшләрне бергәләп эшлиләр. Өлкәннәр үзләре дә ничектер хәрәкәтләнергә тырыша. Бозаулары бар, кош-кортлар асрыйлар.
Ильясовларның тормыш-көнкүрешен карадык, ничек тә ярдәм итәчәкбез. Кияүләре Рузил төзелеш материаллары алырга булышсагыз, үзем ясыйм, дип тора. Без моңа каршы түгел, шулай да бәдрәф ясалгач, без аны килеп караячакбыз, эшне кабул итеп алачакбыз, – диде Фәйрүзә Сөнгатовна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев