Актанышта 11 яшьлек бала самокаттан егылган: Ата-аналар, балаларыгызны саклагыз!
Самокат, мопед, питбайкларның балалар өчен аеруча куркыныч техника икәнен даими сөйләп, аңлатып торабыз. Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев аны «Үлем уенчыгы» дип атады, һәм үзенең оныгын беркайчан да мондый техникаларга утыртмаячагын әйткән иде.
Еш булып торган фаҗигаләр моның шулай икәнен тагын бер тапкыр раслый. Менә бүген дә Актанышта 4 сыйныф укучысы самокаттан егылып җитди җәрәхәтләнде. 2012 елгы малай 57 кварталдагы көнбагыш басуына барганда юлда егыла. Юлдан үтеп баручылар аны күреп алып Ашыгыч ярдәм чакырта. Җәрәхәтләр җитди, бала Казан хастаханәсенә җибәреләчәк.
Хөрмәтле райондашлар! Балаларыбызның сәламәтлеге, гомеренә бармак аша карамыйк, утыртмыйк без аларны бу тимер өеменә! Әйе, балалар башкалардан күреп кызыга, әти-әнинең үзәгенә үтеп сорый. Өстәвенә кибетләрдә дә мондый төр техникларны сайлап алу мөмкинлеге зур. Әмма өлкән кеше бала өчен җаваплы, аның тормышына куркыныч янавын сизеп, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга, сабыйларны афәттән араларга бурычлы.
Шәхси мобильлек чаралары – бер яки берничә тәгәрмәче яки ролигы булган, двигатель ярдәмендә шәхси хәрәкәт итү өчен ясалган, кешенең индивидуаль рәвештә хәрәкәт итүе өчен булдырылган транспорт чарасы (электросамокат, электроскейтборд, гироскутер, сигвеи, моноколесо һәм башкалар).
Шәхси мобильлек чаралары белән кайда йөрергә ярый?
- тротуарда
- җәяүлеләр, велосипедчылар (7 яшьтән), җәяүлеләр һәм велосипедчылар юлында (7 яшькә кадәр – җәяүлеләр йөри торган якта)
- җәяүлеләр йөри торган зоналарда (7 яшькә кадәр – бары өлкәннәр белән генә)
Өлкәннәргә (14 яшьтән өлкәнрәкләргә):
- велосипедчылар, җәяүлеләр һәм велосипедчылар юлында
- машина юлында велосипедчылар зонасында
- велосипедчылар полосасында
- җәяүлеләр зонасында (транспорт 35 килограммнан артмаса)
Андый зоналар булмаса, 14 яшьтән кечерәк балаларны озатып йөрергә кирәк:
- тротуарда
- җәяүлеләр юлында
Башка очракларда:
- юл читеннән
- юлның машиналар йөри торган өлешенең уң ягында – велосипед хәрәкәте рөхсәт ителгән урыннарда (андагы тизлек чикләре сәгатенә 60 чакрымга кадәр генә булырга тиеш)
Шәхси мобильлек чараларында түбәндәгеләр булырга тиеш:
- тормоз системасы
- тавыш сигналы
- алда – яктылык кайтаручы ак төстәге элемент
- ян-якта – яктылык кайтаручы кызгыл сары яки кызыл төстәге элемент
- артта – яктылык кайтаручы кызыл төстәге элемент
- алда – ак төстәге фара (фонарь)
Тәүлекнең караңгы вакытында яки күрү мөмкинлеге җитәрлек булмаган шартларда, шәхси мобильлек чараларында йөргән кешеләр яктылык кайтаручы элементлары булган предметлар йөртергә һәм бу предметларның күренеп торуын тәэмин итәргә тиешләр.
Шәхси мобильлек чаралары белән йөрер алдыннан шуны истә тотыгыз:
- җәяүлеләргә юл бирергә кирәк
- рөхсәт ителгән тизлек – 25 км/сәгатькә кадәр
- шәхси мобильлек чаралары җәяүлеләр хәрәкәтенә комачауласа, транспорт чарасыннан төшәргә яки тизлекне җәяүлеләр тизлегенә кадәр киметергә кирәк
- пассив саклану чаралары кулланыгыз (шлем, тезне һәм терсәкне саклый торган чаралар)
Хөрмәтле әти-әниләр, балагызга самокат сатып алыр алдыннан, аңа имин хәрәкәт итү кагыйдәләрен аңлатыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев