Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Үз тормышың бары үз кулыңда

Бүген юл йөрү кагыйдәләрен сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 3»В» сыйныфы укучылары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән тирәнтен үзләштерде.

           ЮХИДИ дәресендә районыбызның баш инспекторы Ренат Шәмсиев, юл хәрәкәте иминлегенең Актаныш бүлеге профилактика җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм гимназиянең ЮИД отряды  катнашты.

              Укучылар дәрес башында ук ике командага- "Ак барс" һәм "Лачыннар" командаларына бүленде.

Әлеге дәресне әзерләгән педагог-оештыручы Миләүшә Аграпова

"Әлеге бирем иң катлаулысы, ләкин сез аны башкарып чыгачаксыз", дип укучыларны җиңүгә рухландырып куйды.  Һәр командадан икешәр укучы сюжетлы- рольле ситуацияләрне сәхнәләштерде. 

            "Ак барс"лар һәм "Лачыннар" таныш түгел кешеләрдә конфет алып ашаган балага катгый киңәшләрен бирделәр, караңгыда яктылык кайтаргыч элемент тагарга кирәклеген төшендерделәр.  Ә менә юка боз өстендә шуган балаларга саклык кагыйдәләрен юл хәрәкәте иминлегенең Актаныш бүлеге профилактика җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова аңлатты.

Боз ярыла калганда шуышып чыгарга, ә күмәкләп йөргәндә кешеләр арасында 5 метр ара калырга тиешлеген белделәр.

              ЮХИДИ бүлегенең район бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев саклану каешы такмаган әти белән улның хаталарын төшендерде.

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, куркынычсызлык каешы белән җиһазланган механик транспорт чарасын йөртүче, руль артында барганда, каешын эләктерергә һәм пассажирлардан да шуны таләп итәргә бурычлы.

                   Куркынычсызлык каешыннан файдалану юл-транспорт һәлакәте вакытында машина йөртүче һәм алгы утыргычтагы пассажирның үлем очракларын һәм каты имгәнүләр алуын – 50, ә арткы утыргычтагы пассажирныкын 25 процентка киметә. Машина белән әйләнгән очракта исән калу шансын биш тапкырга арттыра икән.

                Укучылар сәхнәләштергән мизгелләрдә ярамаган  урында туп типкән малайларның аяныч фаҗигагә таруын күрдек, тиеш түгел урында чана шуган укучыларның да хаталарын тормыш гафу итми.

Яктылык кайтарткыч элементларны такмау, юл аша дөрес урыннан чыкмау, юл кагыйдәләрен бозуның ахыры гомерләр өзелү белән тәмамлануын да шушы ситуацияләр ачык чагылдырда. белделәр. Бу дәрес балаларның әти-әниләре өчен дә файдалы булды.

Хәзер малайлар-кызлар эшкә ашыккан ата-аналарына юл кагыйдәләрен үзләре искә төшерәчәк. Әйтик, машина йөртүче кәрәзле телефоннан сөйләшеп барса, куркынычсызлык каешын такмаганда нинди куркынычка тарачакларын алар бик яхшы белә хәзер. 

           Дәреснең икенче өлешендә укучылар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган стена газеталарын чыгарды. "Лачыннар" командасы "Җәяүленең якты сакчысы", ә "Ак барс" командасы "Балачакның игелекле юллары" темасын сурәтләгән рәсемнәрне беркеттеләр, язма кагыйдәләрне урнаштырды.

Бу бирем укучыларның командага берләшеп эшләү, җитезлек, пөхтәлек сыйфатларын да үстерүгә юнәлдерелгән иде.  

          Өченче өлештә укучылар Милүшә апаларының табышмак-сорауларына җаваплар эзләде. Дәрес ахырында укучылар алтын кагыйдәләрне тагын бер кабатлап хәтерләрендә ныгытты: 

- Беркайчан да чит кешедән, әйбер алма!

-Таныш түгел кешеләр белән әңгәмә корма, ияреп китмә!

-Караңгы  төшкәч, ялгызың урамга чыкма!

-Сулык өсләренә ялгыз гына барма, сулыклардан сак бул!

- Юлларда хәрвакыт яктырткыч кайтару элементларын так!

- Куркынычсызлык каешын тагарга онытма!

- Бары тик, махсус уен мәйданчыкларында гына уйна!

- Машина юлына төшкән тауларда шума!

- Юлны аркылы чыкканда башта сулга, аннан уңга кара, машина юклыгын инангач кына чык!

- Юлны чыкканда зебрадан чык!

-Үз тормышың бары синең кулыңда!

           Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әлеге дәреснең әһәмиятен укытучылар бик зур дип бәяләде. 3 "В" сыйныфы укытучысы Дилара Дуглас кызы һәркөнне дәресләр башланыр алдыннан укучылар белән профилактик әңгәмәләр оештыра. Мәктәп автобусына ничек менәргә, ничек чыгарга, автобус эчендә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлата. Педагог бүгенге чарага әзерләнү үткәрүгә караганда да тәрбияви әһәмияткә ия дип саный:

- Районда беренче тапкыр оештырылган юл йөрү кагыйдәләренә багышланган олимпиадада катнаштык. Призлы урынга керә алмадык. Әмма киләчәктә мондый чараларда белемнәребез тагы да артыр, әзерлекне дә көчәйтеп югары нәтиҗәләргә ирешербез дип уйлыйм. Башлангыч сыйныфлар өчен автобусларда йөрү проблемалырак. Шуңа күрә балаларны укытучылар озата. График буенча автобусларда кизү торабыз. Укытучы автобус ишеген ачып кермичә укучы техникага кереп утырмый. Иң беренче укучыларның иминлек каешын эләктерүләрен тикшереп чыгабыз, һәр баланың үз урыны бар. Автобус туктагач озатучы иң элек үзе төшә, аннан балаларны тукталышка ук озатып куя. Автобус шоферыбыз да бик төгәл һәм таләпчән, укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен даими искәртеп тора. Укытучыларның балаларны озатуы иминлекне булдыруда бик мөһим фактор. Бүгенге кебек ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә эшләсәк, уңышларыбыз да булыр, хәвеф-хәтәрләр дә кимер,- ди Дилара Хөббетдинова. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ". 

Ләйсән Газизова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев