Юлдагы фаҗига: Пучы-Зөбәер арасында яшь хатынның гомере өзелгән
Кичә, 1 октябрь көнне 18:00 сәгатьтә Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә Пучы һәм Зөбәер торак пунктлары арасында юл-транспорт фаҗигасе булуы турында хәбәр керә. Кызганыч, юл һәлакәте кеше үлеменә китергән.
Һәлакәт урынына тиз арада ашыгыч хезмәтләр- ашыгыч медицина ярдәме бригадасы һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп җитә. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана. 
Транспорт чараларының бәрелешүе нәтиҗәсендә 1990 елгы хатын-кыз һәлак була. Шулай ук 1990 елгы ир-ат тән җәрәхәтләре ала һәм ашыгыч рәвештә Чаллыдагы БСМП хастаханәсенә госпитализацияләнә.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юлларда игътибарлы һәм сак булырга өндәп мөрәҗәгать итте. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен, тизлек режимын үтәгез һәм дистанцияне саклагыз, кискен маневрлардан сакланыгыз.

Исегездә тотыгыз, сезнең һәм тирә-юньдәгеләрнең гомере һәм сәламәтлеге сезнең игътибарлы булуыгызга һәм җаваплылыгыгызга бәйле. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Фотолар Актаныш районы ЮХИДИ идарәсеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев