Актаныш район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә капиталь ремонт эшләре башланды
Актаныш үзәк район хастаханәсен яңарту буенча быелга чыгу белән масштаблы эшләр башланды. Ремонт беренче чиратта терапия бүлегенә керде, бу район халкына вакытында һәм квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен ныклы нигез.
Мондый ремонт ятып дәваланучы авырулар өчен уңайлы һәм заманча шартлар тудыру өчен аеруча мөһим. Әлеге мөһим үзгәртеп коруларга бюджеттан 236 млн сум акча бүлеп бирелде. Бөтен сумма капиталь ремонт үткәрүгә тотылачак, ул медицина учреждениесенең төп бүлеген тамырдан үзгәртәчәк, пациентларны аякка бастыруда уңайлыр шартлар тудырылачак, ә персоналның эшен нәтиҗәлерәк итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев