Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Әнәк халкы мобиль клиника эшеннән канәгать: «Табибларыбыз Аллаһы Тәгаләдән бирелгән кешеләр»

Актаныш районының Әнәк авылында яшәүчеләр күчмә медицина комплексында сыйфатлы тикшеренү үтә. Җирле халык медицина хезмәткәрләренең бирелгәнлегенә һәм югары профессиональлегенә аерым рәхмәтен белдерә.

Районыбыз авылларында халыкка медицина хезмәтен уңайлы итү максатыннан оештырылган мобиль клиникалар үз эшен уңышлы дәвам итә. Әнәк авылында яшәүче Гөлфая апа Фазлыеваның күчмә поликлиника эшеннән бик канәгать, ә җирле табибларга ул аеруча рәхмәтле.

«Үзебезнең табибларыбызга җиткән кеше юк»

Гөлфая апа сүзләренчә, авыл җирлегендә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүдә җирле табибларның роле бәяләп бетергесез. Тормыш иптәше Фәнил абыйның сәламәтлек проблемалары туганда да, нәкъ менә табибларның җитезлеге һәм фидакарьлеге ярдәмгә килгән.

«Безнең баш врачыбыз Ильяс Рафакович — бик тә уңган, бик тә булган кеше. Мин күп җирләрдә, төрле хастаханәләрдә йөрдем, ләкин үзебезнең врачка җиткән кеше юк! Көндез булсынмы, төнләме — ул һәрвакыт кеше сәламәтлеге сагында, безнеж белән даими хәбәрдә, ярдәм итеп тора. Чын мәгънәсендә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән кеше ул.

Иптәшем Фәнилгә хәзер 81 яшь тулды. Нәкъ менә Ильяс Рафакович килеп эшли башлаган елларда ук тормыш иптәшемә зур ярдәм күрсәтте: инфаркт булгач, тиешле машиналар табып, Казан хастаханәләренә урнаштырырга булышты. Шул ярдәм аркасында бабаем менә 18 ел инде безнең янәшәдә яши».

Килгән белгечләр — үз эшенең чын профессионаллары

Гөлфая апа мобиль клиникага тормыш иптәшен дә алып килгән иде, үзе де барлык белгечләргә күренеп чыккан. Күчмә комплекс кысаларында төбәккә зур шәһәрләрдән дә тәҗрибәле табиблар җәлеп ителгән.

«Бүген мобиль клиникадагы барлык врачларда да йөреп чыктым, иптәшемне дә алып килдем. Бик әйбәт карыйлар! Чаллыдан, үзебезнең Актаныштан килгән белгечләрнең барысы да — үз эшенең чын профессионаллары.

Шуны да әйтергә кирәк, үзебезнең авыл шәфкать туташлары да бик әйбәт, гомумән, биредәге коллектив искиткеч. Бу медицина хезмәте миңа бик ошады, рәхмәттән башка сүз юк».

Халыкның шушындый җылы фикерләре урыннарда оештырылган күчмә медицина комплексларының нәтиҗәлелеген һәм авыл халкы өчен никадәр мөһим икәнен тагын бер тапкыр исбатлый.

22 июненнән 14 августына кадәр күчмә табиблар бригадасы районыбызның 8 торак пунктында кабул итүләр уздыра. Һәр авылда кабул итүләр бер атна дәвамында, дүшәмбедән җомгага кадәр оештырыла. Үзегезгә иң якын торак пунктны сайлап, кирәкле белгечләргә мөрәҗәгать итә аласыз.

Авыллар буенча медицина комплекслары кабул итү графигы:


• 29.06 – 03.07.2026 — Татар Суыксуы авылы
• 06.07 – 10.07.2026 — Татар Ямалысы авылы
• 13.07 – 17.07.2026 — Такталачык авылы
• 20.07 – 24.07.2026 — Яңа Әлем авылы
• 27.07 – 31.07.2026 — Иске Байсар авылы
• 03.08 – 07.08.2026 — Киров исемендәге совхоз бистәсе
• 10.08 – 14.08.2026 — Иске Сәфәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев