Кискен респиратор вируслы инфекцияләр таралу күзәтелә
Узып баручы атнада Актаныш районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр (КРВИ) белән авыруның 52 очрагы теркәлде. Аларның 34 е — 17 яшькә кадәрге балалар арасында ачыкланган. Бу мәгълүматлар район халкының сәламәтлегенә игътибарны көчәйтү зарурлыгын күрсәтә.
12 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр Актаныш районы үзәк хастаханәсенә салкын тию һәм гриппка хас билгеләр белән мөрәҗәгать иткән 65 кеше медицина тикшерүе узган. Нәтиҗәдә, 52 кешедә кискен респиратор вируслы инфекция расланган. Шулай ук В штаммлы грипп белән авыручы 3 кеше, Ковид-19 инфекциясе белән 1 кеше ачыкланган. Пневмония диагнозы 3 райондашыбызга куелган.
Табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Зөлфия Дәүләтова хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьдән 19 декабрьгә кадәрге чорда районда барлыгы 644 кеше КРВИ белән авырган. Аларның 361 е — 17 яшькә кадәрге балалар, шул исәптән 180 е — мәктәп укучылары.
Яшь төркемнәре буенча анализ күрсәткәнчә,
- 1 яшькә кадәрге балалар арасында — 5 очрак,
- 1 яшьтән 2 яшькә кадәр — 28,
- 3 яшьтән 4 яшькә кадәр — 59,
- 5 яшьтән 6 яшькә кадәр — 55,
- 7 яшьтән 14 яшькә кадәр — 135,
- 15 яшьтән 17 яшькә кадәр — 79 очрак теркәлгән.
Өлкәннәр арасында исә
- 18 яшьтән 39 яшькә кадәр — 107,
- 40 яшьтән 64 яшькә кадәр — 137,
- 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 39 кеше авыру очрагы белән исәпкә алынган.
Белгечләр район халкын профилактика чараларын төгәл үтәргә чакыра: шәхси гигиена кагыйдәләрен саклау, күп кеше җыелган урыннарда йөрмәү, салкын тию билгеләре барлыкка килгән очракта вакытында табибка мөрәҗәгать итү аеруча мөһим. Сәламәтлеккә игътибар — һәрберебезнең җаваплылыгында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев