Күчмә поликлиника - сәламәтлек сагында
Актаныш районы авылларында халыкка медицина хезмәтен уңайлы һәм сыйфатлы итү максатыннан оештырылган мобиль клиникалар үз эшен уңышлы дәвам итә. Район үзәгеннән ерак урнашкан торак пунктларда яшәүчеләр өчен бу чын мәгънәсендә зур сөенеч һәм олы ярдәм.
Чираттагы медицина тикшеренүе барышында Әтәс авылыннан килгән райондашыбыз Светлана Хәмзина күчмә поликлиниканың әһәмияте, биредәге табибларның фидакарьлеге һәм авыл халкы өчен тудырылган шартлар турында сөйләде.
Район үзәгенә барып, иртән-иртүк чират ала алмый идек...
Светлана апа билгеләп үткәнчә, ерак авылларда яшәүчеләр өчен хастаханәгә барып җитү — үзе бер зур мәшәкать. Бигрәк тә өлкәннәр яисә сәламәтлеге какшаган кешеләр өчен бу икеләтә авыр.
«Мин икенче ел инде Пучы хастаханәсенә килгән бу күчмә поликлиникага йөрим. Бу безнең өчен чынлап та бик зур сөенеч! Чөнки без район үзәгеннән шактый гына читтәрәк, еракта яшибез. Элек табибка күренергә яки тикшеренү узарга туры килсә, иртән-иртүк юлга чыгып, Казан яки Чаллы хастаханәләрендә озын чиратлар көтәргә мәҗбүр идек. Бүгенге көндә бу проблема тулысынча хәл ителде», — ди Светлана апа.
«Ильяс Рафакович безне фәрештәдәй каршы ала»
Әттәс авылында яшәүчеләр медицина хезмәткәрләренең, аерым алганда, Пучы участок хастаханәсе баш табибы Ильяс Закировның халыкка күрсәткән җылы мөнәсәбәтен аерым бер соклану белән искә алды:
«Монда килү белән безне үзебезнең якын табибыбыз Ильяс Рафакович ак халатын киеп, фәрештәдәй елмаеп каршы ала. Ул булганда күңелдәге бөтен куркуларыбыз, шөбһәләребез бөтенләй бетә. Шәфкать туташлары документларыбызны, паспорт һәм полисларыбызны барлый, һәрбер кабинетка алып керәләр.
Халыкның мәнфәгатен, сәламәтлеген кайгыртып, безнең өчен шундый искиткеч уңайлы шартлар тудырганнары өчен аңа бик зур рәхмәт! Табибларга, шәфкать туташларына, бу эшне оештырган җитәкчеләрнең барысына да тирән рәхмәтемне белдерәм».
Сыйфатлы тикшеренү һәм белгечләр ярдәме
Күчмә поликлиника кысаларында авыл халкы үзенә кирәкле барлык белгечләргә дә күренгән. Светлана ханым да бу көнне барлык кирәкле медицина тикшеренүләрен уңышлы узган:
«Үзем инде иң беренче чиратта хатын-кызлар табибына (гинекологка) күрендем. Элек бу тикшеренүләрне узу өчен Чаллы шәһәренә барып йөргән вакытларыбыз бар иде. Бездән анализларны алып, бер атнадан әзерләп, авылыбызның фельдшерына, медпунктка җибәрәләр. Аннан соң әзер нәтиҗәләрне күтәреп, баш врачка барабыз. Бу юлларны үтү хәзер бик җиңеләйде».
Сүзен йомгаклап, райондашыбыз медицина хезмәткәрләренә тугры хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте:
«Без бөтенесеннән дә бик канәгать! Медикларыбызга олы рәхмәт, үзләре дә һәрвакыт сәламәт булып, исән-сау эшләргә, бәхетле яшәргә язсын һәрбарчабызга. Илебез тыныч, дөньяларыбыз һәрвакыт имин булсын!»
Халыкның шушындый эчкерсез, рәхмәтле фикерләре урыннарда оештырылган күчмә медицина комплексларының авыл халкы өчен никадәр мөһим һәм кирәкле икәнен тагын бер тапкыр исбатлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев