Ленар Зарипов: Бәллүр сарайлар салсаң да, табибның җылы сүзе булмаса — файдасы юк
Бүген Актаныш районы медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бәйрәм кичәсе бик матур, гаилә җылысы белән өретелгән һәм рухи яктан бай эчтәлекле булды. Табибларны һәм районыбызның медицина өлкәсендә эшләүчеләрне котлар өчен Актаныш районы җитәкчелеге, Чаллы һәм Казан кебек зур шәһәрләрдән дәрәҗәле кунаклар килгән иде. Алар табибларга үзләренең иң изге һәм җылы теләкләрен юлладылар.
Тантана барышында озак еллар алдынгы һәм фидакарь хезмәтләре белән аеруча аерылып торган табибларга, шәфкать туташларына Россия һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыкларының, Актаныш районы башлыгының һәм район үзәк хастаханәсе баш табибының мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итте һәм хастаханә коллективының фидакарьлеген ассызыклады:
Хөрмәтле кунакларыбыз һәм ветераннарыбыз! Сезнең турыда күңелемнән нәкъ үзебезнең кешеләр дип әйтәсем килә, чөнки соңгы арада хастаханә эше белән бик тыгыз элемтәдә торабыз. Соңгы ике елдагы саннарга карасак, хастаханәләргә, медпунктларга, участок хастаханәләрен яңартуга 500 миллионга якын инвестиция керде, зур ремонт ясалды. Ләкин мәһабәт бәллүр сарайлар салып куйсаң да, әгәр дә кешегә якты йөзең, яхшы мөнәсәбәтең юк икән — ул биналардан бер файда да юк.
Беркемгә дә сер түгел, авырулар хастаханәгә, приемга килгәндә, иң беренче чиратта өмет белән сезнең җылы сүзегезне ишетергә дип килә. Сезнең якты карашыгыз һәм яхшы мөнәсәбәтегез — авыруның илле процент сәламәтләнү чарасы булып тора. Эшкә килгәндә йөз төрле проблемагызны онытып, пациентларны ягымлы булып каршы аласыз. Аның өчен врач кына булу җитми, чын кеше, психолог һәм көчле шәхес булырга кирәк. Сездә бу сыйфатларның барысы да бар. Кешелекле булганыгыз, күңелегезне биреп эшләгәнегез, фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!
Шулай ук Ленар Зарипов медицина хезмәткәрләренә аерым бер үтенеч белән мөрәҗәгать итте:
«Мин безнең махсус хәрби операциядә булган егетләребезгә һәм аларның гаиләләренә аерым игътибарлы булуыгызны сорар идем. Алар — дөньяның ачысын-төчесен күргән кешеләр. Хастаханә коллективында да махсус хәрби операциядә катнашучыларның, яу кырында мәрхүм булганнарның гаиләләре бар. Аларны аерым игътибар белән карарга, ярдәм итәргә һәм һәрвакыт рәхмәтле булырга кирәк».
БСМП — безнең туган йортыбыз кебек
Район башлыгы чарада катнашучы Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (БСМП) баш табибы Роман Джумабаевка һәм аның коллективына тирән рәхмәтен белдерде:
Роман Адамбаевич, сезгә дә зур рәхмәт. Чаллының БСМП хастаханәсенә, Сезгә яисә сезнең кул астында эшләгән табибларга шалтыратсам да, берсе дә игътибарсыз калмый. БСМП — республикада һәм илдә иң көчле, уникаль операцияләр ясый торган хастаханәләрнең берсе. Без Актаныш хастаханәсенең дә шундый дәрәҗәгә ирешүен телибез. Моның өчен бездә көчле, грамоталы персонал да, җиһазлар да, эшләү теләге дә бар.
«Ак чәчәкләр» конкурсының төп җиңүчесе билгеле!
Тантананың иң дулкынландыргыч өлеше — районкүләм «Ак чәчәкләр» һөнәри конкурсының нәтиҗәләрен игълан итү булды. Гадел бәяләү нәтиҗәләре буенча:
-
Конкурсның төп җиңүчесе- «Һөнәргә тугрылык» номинациясендә җиңеп, төп бүләккә Такталачык участок хастаханәсендә 40 ел хезмәт куйган Гөлназ Фәйзуллина лаек булды.
-
Шулай ук кичә барышында «Иң яхшы табиб», «Иң яхшы урта медицина хезмәткәре», «Иң яхшы кече звено хезмәткәре» һәм «Иң яхшы автотранспорт хезмәткәре» номинацияләрендә җиңүчеләр ачыкланды.
Барлык лауреатларга тантаналы рәвештә махсус статуэткалар һәм мактаулы дипломнар тапшырылды.
Чарада медицина өлкәсендә гомерләрен халык сәламәтлегенә багышлаган табиблар династияләренә — ирле-хатынлы, әниле-уллы, әниле-кызлы, киленле табиб гаиләләренә аерым хөрмәт күрсәтелде.
Рәсми өлештә һөнәри эшчәнлекләре белән беррәттән спорт ярышларында һәм мәдәни чараларда актив катнашучы, район данын яклаучы табиблар да мактау сүзләренә лаек булды. Юбилярлар да сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнделәр.
Бәйрәм кичәсен Әлфия Авзалова исемндәге район мәдәният сарае хезмәткәрләре һәм «Алтынчәч» балалар бакчасы нәниләре ямьләде.
Якты һәм җылы хатирәләргә бай бәйрәм турында алдагы язмаларыбызда тулырак яктыртачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев