Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Пучыда мобиль поликлиника эшли: авыл халкы өчен зур мөмкинлек

Бу атнада Пучы участок хастаханәсендә күчмә медицина комплексы эшләде. Чаллы һәм Актаныш табиблары берләшеп, авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтте.

22 июньнән 26 июньгә кадәр Пучы участок хастаханәсендә Яр Чаллы шәһәренең 5 нче шәһәр клиник хастаханәсеннән (ГКБ №5) килгән мобиль поликлиника эшләде. Әлеге күчмә медицина комплексы авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен аеруча әһәмиятле, чөнки шәһәр яки район табибларына күренергә ерак юллар үтәргә туры килә. Ә биредә чиратсыз һәм якын арага тиз генә барып сәламәтлегеңне тикшертергә була.

Мобиль поликлиника составында тәҗрибәле белгечләр эшли: уролог, хирург, невролог, кардиолог кебек табиблар Чаллыдан килгән. Моннан тыш, Актаныш үзәк район хастаханәсеннән дә табиблар: оториноларинголог (ЛОР), офтальмолог һәм гинеколог пациентларны кабул итә. Белгечләрнең бер урында туплануы комплекслы медицина тикшерүе узарга мөмкинлек бирә.

Пучы участок хастаханәсенең баш табибы Ильяс Закиров билгеләп үткәнчә, мобиль поликлиникага Пучы авылыннан гына түгел, ә тирә-яктагы Зөбәер, Түке, Чәчер, Чат Чынык, Әтәс һәм башка авыллардан да халык агыла.

Көненә уртача 40–50 кеше кабул итәбез. Пациентлар барлык белгечләрне дә үтеп чыга ала. Аннары алар кабат участок табибына киләләр. Без диагнозларны ачыклыйбыз, дәвалауны көйлибез. Кирәк булган очракта стационарда дәвалыйбыз яки өстәмә киңәшләр бирәбез, — дип ассызыклады баш табиб.

Аның сүзләренчә, мобиль поликлиниканың төп максаты — авыл халкының сәламәтлеген саклау, авыруларны иртә стадиядә ачыклау, профилактик чараларны көчәйтү һәм үлем-китем очракларын киметү.

Авыл кешесе өчен — вакыт һәм мөмкинлек экономиясе

Мобиль поликлиника эшчәнлеге авыл халкы өчен зур уңайлык тудыра. Күп кенә кешеләр, аеруча өлкәннәр, шәһәргә барып тар белгечләргә күренү мөмкинлегенә ия түгел. Ә биредә исә берничә белгечне бер көндә үтеп чыгу мөмкинлеге бар.

Хастаханәнең мөмкинлекләре киң

Пучы участок хастаханәсе бүгенге көндә дә актив эшли:

  • 10 койкалык тәүлек буе эшләүче стационар;

  • 6 урынлы көндезге стационар;

  • ашыгыч медицина ярдәме бүлеге.

Әлеге бүлекчәләр Пучы авылын гына түгел, ә тирә-яктагы торак пунктларны да хезмәтләндерә. Аерым алганда, хастаханә М-7 федераль трассасында да ашыгыч ярдәм күрсәтә.

Кадрлар һәм хезмәт күрсәтү масштабы

Хастаханәдә 30 кешелек коллектив хезмәт куя. Алар арасында табиб, шәфкать туташлары һәм башка медицина хезмәткәрләре бар. Даими рәвештә якынча 1500 кешегә медицина ярдәме күрсәтелсә, мобиль поликлиника эшләгән вакытта бу сан 4000 кешегә кадәр арта.

Белгечләр фикеренчә, мондый күчмә медицина форматы — авыл медицинасын үстерүдә мөһим адым. Ул халыкка якын булу, авыруларны вакытында ачыклау һәм дәвалау сыйфатын күтәрү мөмкинлеге бирә.

«Бердәм Россия» инициативасы белән авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүче мобиль поликлиника эше халык тарафыннан уңай бәяләнә, һәм киләчәктә дә мондый проектлар дәвам итәр дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев