Үз һөнәренең тугры улы: Актанышка өченче буын табиб-рентгенолог Денис Рамазанов кайтты
Россиядә гамәлгә ашырылучы «Земский доктор» дәүләт программасы төбәкләрдәге хастаханәләрне тәҗрибәле һәм яшь белгечләр белән тулыландыруда зур роль уйный. Быел әлеге программа нигезендә Актаныш район үзәк хастаханәсенә өч яңа табиб эшкә кайтты. Аларның икесе турында без сайт битләрендә алдарак яктырткан идек инде. Бүген исә без сезне хастаханәбезнең яңа табиб-рентгенологы, бер үк вакытта баш табибның медицина өлеше буенча урынбасары вазыйфаларын да башкаручы Денис Рөстәм улы Рамазанов белән якыннан таныштырабыз.
Өченче буын табиб: гаилә традицияләре
Денис Рөстәм улы — медицина өлкәсен очраклы гына сайламаган. Ул — нәселдән килгән изге һөнәрне дәвам итүче өченче буын табиб. Аның әнисе Анита ханым да, зур әтисе (бабасы) Рафис әфәнде дә гомерләрен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган кешеләр. Балачактан ук табиблар мохитенда үскән яшь егет өчен бу юлны сайлау табигый бер адым була.
Денис Рамазанов Уфа шәһәрендә туып-үсә. Биредә ул Уфа Дәүләт Медицина университетын уңышлы тәмамлый, аннан соң рентгенология юнәлеше буенча ординатура үтә. Белем алганнан соң, туган шәһәре Уфада ел ярым табиблык тәҗрибәсен арттыра, ә аннан соң Янавыл шәһәре хастаханәсендә тагын ел ярым уңышлы хезмәт куя.
«Шәһәрме, авылмы — аермасы юк, иң мөһиме — кешеләргә ярдәм итү»
2026 елның 10 мартыннан Денис Рөстәм улы Актаныш район үзәк хастаханәсендә үзенең хезмәт вазыйфаларын үти башлый. Зур шәһәрләрдән соң авыл районына күчү аңа бернинди дә кыенлык тудырмаган.

«Шәһәр белән район арасында зур аерма күрмим. Кайда гына булса да эшләргә, аякка басып китәргә кирәк. Иң мөһиме — һәр кешегә ярдәм итү (Всем надо помогать)», — ди яшь табиб.
Яшь белгеч буларак, ул «Земский доктор» программасы кысаларында дәүләт ярдәмен дә алган. Бу матди ярдәмнең киләчәктә зур этәргеч булачагын ассызыкласа да, кайда кулланачагын әлегә төгәл билгеләмәгән, планнары алда.
Актанышта рентген аша еш ачыкланучы авырулар
Табиб-рентгенолог буларак, Денис Рамазанов райондашларыбызның сәламәтлегенә нык игътибарлы. Хәзерге вакытта хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр арасында рентген аша еш ачыклана торган проблемаларның берсе — үпкә авырулары булып тора. Төрле сыну очракларына караганда да, үпкә белән бәйле шикаятьләр шактый күп.
Денис Рөстәм улы үзенең төп эшен — төшерелгән снимокларны җентекләп сурәтләү һәм нәтиҗә ясауны югары дәрәҗәдә башкара. Аннан соң, кирәк очракта, пациентларны алга таба тирәнрәк тикшеренүләр өчен Компьютер томографиясенә яисә тиешле белгечләргә юллый.
Медицина хезмәткәрләре көненә изге теләкләр
Бүгенге көндә хастаханәдә җаваплы вазыйфалар башкаручы Денис Рөстәм улы һөнәри бәйрәмнәре — июнь аеның өченче якшәмбесе, 21 июньдә булачак Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан барлык хезмәттәшләренә үзенең җылы теләкләрен юллады:
«Барлык хезмәттәшләремә, коллегаларыма озын-озын гомер телим! Күңел биреп, әйбәт кенә эшләргә язсын, пациентларыбыз да һәрчак уңай бәя бирүче, әйбәт кешеләр булсын. Һәрберебезгә уңышлар!»
Без дә үз чиратыбызда Денис Рамазановка Актаныш җирендә уңышлы хезмәт, ныклы сәламәтлек һәм гаилә традицияләрен алга таба да лаеклы дәвам итүен телибез! Актанышлыларның сәламәтлеге җаваплы кулларда!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев