Актанышның канализация системасы яңара: Ленин проспектында торбаларны алыштыралар
Актаныш районында искергән канализация челтәрләрен планлы рәвештә алыштыру дәвам итә.
Узган ел РТС бистәсендә үткәрелгән төзекләндерү эшләреннән соң, чират үзәк магистральгә- Ленин проспектына кадәр барып җитте.
Өч ел элек РТС бистәсендә күпмедер күләмдә яңарту алып барылган иде. Быел зуррак масштабта, барлыгы 147 миллион сумлык эш башкарыла. Ленин проспекты буйлап, шушы магистраль үзәккә тоташкан ишегалларыннан, оешма-предприятиеләрдән килә торган канализация торбаларын алыштырып чыгачаклар. Әлеге күләмле хезмәтне Казанның «Гранстрой» ҖЧҖ эшчеләре башкара.
Проект кысаларында әлеге төп канализация линиясенә тоташтырылган торак подъездлардан, предприятие һәм оешмалардан юынтык суларны агыза торган иске торбалар алыштырылачак. Ленин проспектындагы эшләрнең гомуми бәясе 147 миллион сум тәшкил итә.
Ике горизонталь бораулау техникасы эшләп тора: берсе — үзәк урамда, икенчесе — күпфатирлы йорт ишегалдында. Чокыр казуда ике трактор хезмәт куя. Иң башта
төп трассаны сузабыз, аннары ишегалларыннан шушы трассага кисемтә ясап чыгарабыз. Коеларны һәр 50 метр саен казыйбыз. Ялгау эше яңа коелар арасын, авышлыкны махсус прибор белән тикшереп башкарыла. Барысы да яхшы гына бара. Сентябрь ахырына
төгәлләп тапшырырга уйлыйбыз, — ди прораб Рамис Хәсәнов.
Финанслау Актаныш районына «Инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү» яңа республика программасы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән яңа программа нигезендә бирелгән. Акчаларның шактый өлеше – 87 миллион сумны-инженерлык челтәрләренең баш идарәсенә (ГУИС) туры килә.
Әлеге проект «Инженерлык челтәрен модернизацияләү»
дип атала. Аның нигезендә 60 миллион сум акча каралды. 87 миллион сум акча исә Җәүдәт
Миңнәхмәтов җитәкчелегендәге «ТР Инженерлык челтәрләре баш идарәсе» ГКУ оешмасы аркылы бүлеп бирелде. Быел Ленин проспектындагы бу эшне тәмамлаган
очракта, киләсе елга максатлар тагын да зуррак. Тынычлык проспектында шундый эш планлаштырыла. Чистарту корылмалары бик нык тузган, тиешле дәрәҗәдә чистарту башкармыйлар. Проектның калган өлеше якынча 500 миллионнан тартыграк суммада булачак. Баланс комиссиясендә шул эшне карауда катнаштык. Бу акчаны киләсе елда безнең районга бүлеп бирү турында сүз алып барылды. Республиканың бюджет мөмкинлекләренә, илдәге сәяси хәлгә карап, без өметләнеп торабыз. Киләсе этапка планнар зурдан, – дип уртаклашты әлеге колачлы төзелеш эшләре турында Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев. - Баланс комиссиясендә Тынычлык проспектындагы торбаларны алыштыруга һәм чистарту корылмаларын модернизацияләүгә акча бүлеп бирү мәсьәләсе каралды. Бу объектлар өчен кирәкле финанслау күләме 500 миллион сумнан артып китә, һәм без киләсе елда республикабыздагы икътисади шартлар һәм илдәге сәяси халәт тотрыклы калып бу акчалар бүлеп бирелер дип өметләнәбез.
Заманча технологияләр гамәлдә:
Башкарыла торган эшләрнең мөһим үзенчәлеге - горизонталь юнәлешле бораулау методын куллану. Бу технология өслекне минималь бозып – асфальтны куптармыйча яңа торбаүткәргечләр салырга мөмкинлек бирә, бу халык һәм транспорт өчен уңайсызлыкларны сизелерлек киметә, шулай ук процессны тизләтә.
Канализация инфраструктурасын модернизацияләү-Актанышта яшәүчеләрнең уңайлылыгын арттыруда төп адым. Искергән челтәрләрне алыштыру авария ситуацияләрен киметергә, су агызу системасының ышанычлылыгын арттырырга, экологик хәлне яхшыртырга, районның торак пунктларын алга таба үстерү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.
Траншея казымыйча гына җир астыннан торба сузалар. Илфак Шамил улы әлеге эшнең
төп асылын да аңлатып бирде:
Горизонталь бораулау нигезендә эшлиләр. Чокыр ясаган урыннарда кое (колодец) урнаштырылачак. 2,5-3 метр тирәнлектә үткән урыннар бар. Актаныш урамында 3 метр тирәнлектә траншея чокысаң, нинди катастрофа буласын күз алдына да китерү мөмкин түгел. Шуңа күрә, бик кыйбатлы ысул булса да, горизонталь бораулау методикасы кулланыла. Заманча техника китерелде. Дамба башындагы канализация насос станциясен яңарту да каралган. Барысының да проектлары әзер. Рәсми хатлар тиешле адресатка җибәрелде.
Актаныш төзелгәндә салынган, 1975-1976 елгы чуен торбалар бик нык тузган. Сыну
һәм тыгылудан бигрәк, аларны агач тамырлары тишкәләп үткән. Гидродинамик югары басым белән чистартып торалар. Соңгы ярты елда 7 тапкыр гидродинамика машинасы
чакыртканнар. Ул тамырны да кисеп ала. Соңгы тапкырында 52 метр араны чистарттканнар. Йөк төягеч техниканың чүмече күләмендә тамыр һәм башка
әйберләр килеп чыкты. Яңартылганнан соң, искеләре шул урында кала. Яңа
система 2-3 ел сынау вакыты үткәч, элекке коеларның өске капкачын алып күмеп куячаклар.
Бу эшнең иң зур кыенлыгы— суны аерып торып эшләп була, канализацияне — юк.
Аның краны юк. Яңа челтәрне тулысынча эшләп бетергәч кенә йортларга тоташтырып
булачак. Бу вакытта халыкка игълан ителәчәк.
Актанышта үзәк канализация челтәрен яңарту өчен 22 май көнне Казаннан 10 кеше килдек. 23-24 майда эшли башладык. Өч атна эчендә 500 метр яңа трасса уздырдык,- дип мөһим эшләр турында таныштыра Казанның «Гранстрой» ҖЧҖ прорабы Рамис Хәсәнов
Бораулау техникасын иярләүче Илмир Гыйләҗев иң элек Актаныштагы җирнең грунт белән танышуларын әйтте:
Эшләү өчен начар түгел. Бу системада җиденче ел эшлим. Узган ел Әгерҗе районында шушы хезмәтне башкардык.
Ленин проспектындагы эшләр- Актаныш районының инженерлык коммуникацияләрен яңарту буенча зур программаның мөһим этабы.
Актаныш авылының Ленин проспектындагы 119 нчы йортта яшәүче Гүзәлия Зәкиева канализация челтәрләрен планлы рәвештә алыштыруга үз фикерен түбәндәгечә белдерде:
Ленин проспектындагы яраксыз хәлгә килгән канализация челтәрләрен алыштыру эшләре башлануына бик уңай карыйбыз. Бу чыннан да безнең районда тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә торган мөһим адым. Иске торбалар күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен еш кына проблемалар тудырды. Яңа торбалар сузу шушы мәсьәләләрне хәл итәр дип өметләнәм.
Эшләр колачлы төстә алып барыла, һәм бу халыкта ышаныч уята. Без көн саен эшчеләрнең ничек эшләүләрен күреп торабыз һәм алар проектны вакытында тәмамларлар дип ышанабыз. Шулай ук финанслауның республика программасыннан килүен күрү дә күңелле, димәк, хакимият безнең ихтыяҗларга игътибар итә.
Әлбәттә, эшләр вакытында кайбер уңайсызлыклар бар — бертуктаусыз техника гөрелтесе кичкә кадәр дәвам итә, проспект буенча хәрәкәт итүдә вакытлыча чикләүләр кертелде. Ләкин бу вакытлыча кыенлыклар. Эшләр тәмамланганнан соң канализация белән бәйле проблемалар булмас дигән ышанычта калабыз.
Ленин проспектындагы 12 нче йортта яшәүче Марат Вәрисов фикере :
Ленин проспектында яшәүче буларак, районда канализация челтәрен ремонтлау һәм яңарту эшләрен зур игътибар белән күзәтәм. 1975-1976 елларда салынган иске чуен торбалар чыннан да искерде, агач тамырлары тәэсиренә дә дучар булгач, бу хәлне тагы да катлауландыра. Канализация буенча проблемалар тугач, елына ничщ тапкыр ремонт чакырырга туры килә иде, әмма берничә көн узуга барысы да яңадан кабатлана.
Районыбызда яңа канализация трассасы салыну, ниһаять, безнең дә яшәешебезгә игътибар бирелә дигән сүз. Казаннан белгечләрнең килүе һәм аларның мондый проектлардагы тәҗрибәсе эшләрнең сыйфатлы башкарылуына өмет уята. Өч атна эчендә алар 500 метр яңа челтәр сала алдылар -бу бик зур нәтиҗә.
Барлык эшләр тәмамланганнан соң, халыкка яңа челтәрләрне өйләргә тоташтыру ничек оештырылачагы турында тулы мәгълүмат бирергә кирәк. Бу эшләр Актаныш районында инженерлык коммуникацияләрен яңарту буенча масштаблы программаның башлангычы булыр һәм канализация проблемаларын озак еллар дәвамында хәл итәргә ярдәм итәр дип өметләнәбез.
Ләйсән Газизова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев