Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

АКТАНЫШ ТАМАШАЧЫСЫ:"7 утрау арасында" фильмы күз яшьләрен дә китерде, хәтирәләрне дә яңартты...

Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш мәдәният сараенда әлеге фильм райондашларга 2 сеанста тәкъдим ителде.

 "Алма - агачыннан ерак төшми" диләрме әле халкыбызда?! Әйе, чынлап та,  фильм режиссёры, танылган якташыбыз Алмаз Нургалиев безнең районда туып-үскән, республикабызның күренекле шәхесләре - Азат Нургалиев һәм Кәдрия Идрисованың уллары.

XVII Казан халыкара мөселман киносы "Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм" номинациясендә җиңү яулаган киноны "Актаныш-информ" журналистлары да карады, тамашачының фикерләрен белеште.

Күпләр, бу фильмда - узган гасырдагы ил-көн вакыйгаларының чагылышын, бүгенге көн кадагындагы - авылллар "картайганын" да күргән.

1960нчы елларда Кама ГЭСын төзү чорында күп кенә хуҗалыкларга, авылларга су басу куркынычы яный. Актаныш районының Өшәр авылы да шул хәлдә кала һәм авыл халкы күченеп китәргә мәҗбүр була, әмма авылны су басмый! Биредә бердәнбер-бер кеше — Габдулла Хәйбуллин яшәп, көн күрә. Берничә ел элек ул вафат була.

Реклама

"7 утрау арасында" фильмы буенча очрашу кичәсендә Алмаз Азат улы тамашачылар белән аралашып, "ачык микрофон" форматында әңгәмәләште. Залда төп геройның кызы - Роза ханым Хуҗина да бар иде. Үз чиратында ул әтисе хакындагы якты истәлекләре белән уртаклашты, рәхмәтлелек сүзләрен җиткерде.

 

Кино һәркемдә тирән уйлану хисләре тудырды, кемнәрнеңдер күзләренә хәтта яшь тамчылары бөркелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре 7 утрау арасында Алмаз Нургалиев Фильм Өшәр