Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

"Актаныш таңнары" газетасына язылган өч абунәчебез 1 айлык чебигә ия булды

"Актаныш таңнары" газетасы үзенең абунәчеләре арасында отышларны еш үткәрә, бүләкләр дә һәрвакыт саллы һәм кирәкле. Бүген ун чеби уйнаттык. Әлеге отышта 1 апрельдән 25 майга кадәр язылу 262 абунәче катнашты.

           Отыш һәрвакыттагыча гадел һәм үтәкүренмәле  оештырылды. Уен барышын теләгән һәркем "Актаныш-информ"ның ВК челтәрендә туры эфирда күзәтә алды. Алдан ук бу хакта подписчикларыбызга хәбәр итеп куйган идек-  туры эфирны 287 кеше карады. Туры эфир язмасын әлеге сылтамага басып кабат карый аласыз. 

           Җиңүчеләр, алда әйткәнчә, өчәү. Беренче отыш- Буазкүл авылыннан И. Галләмовка чыкты. Икенче ун чебигә Актаныш авылыннан Э. Салихова лаек булды. Өченче бүләк Актаныш авылыннан Ф. Ильясованыкы.

Реклама

                Отыш хуҗаларын котлыйбыз! Сезне 30 май көнне "Актаныш-информ"да көтеп калабыз. Иганәчебез Айзат Газизиҗанов Актанышбаш авылындагы кошчылык станциясеннән сезгә 1 айлык чебиләрне кулыгызга үзе тапшырачак. Аңынчы безгә килеп сертификатларыгызны алырга кирәк. Белешмәләр өчен телефон 3-15-47.

Абунәчеләребез игътибарына тагын бер яңалык: 6-16 июньдә газета-журналларга ташламалы язылу көтелә. "Актаныш таңнары" газетасына язылу бәясе 726 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X