#АктанышҮткәннәнКиләчәккә: Авыл хуҗалыгы тармагы белән дә дан тотабыз!
Әлеге фотосурәт Актаныш районы җирлегенең авыл хуҗалыгы өлкәсеннән. Чәчүгә керергә әзерләнгән, кайбер предприятиеләрдә инде башланган мәлдә, мул уңышлар белән кыр-басуларыбыз сөендергән чакларны искә алып үтү - урынлы булыр!
Актанышның Түке авылының "Татарстан" колхозындагы саламны яңа метод белән әзерләү фотога төшерелгән булган. Авторы - Рифккат абый Арсланов. Бәлки, фотодагы райондашларыбызны танучылар да табылыр әле. 1987 елның 2 июне булган.
"Район сулышы"н Актанышның архив бүлеге белән бергәләп алып барабыз, сезнең карамакка иң "тәмле" генә фотоларны куярга омтылабыз. Кызыклы гына фото бит, әйеме, иптәшләр?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев