Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Хатлар яздык Тукаебызга!

Иртәнге яктан ук Актанышның «Яшьлек” милли яшьләр үзәгенә район халкы, әдәбият сөючеләр агыла башлаган иде. Биредә Актаныш районының бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган зур һәм күркәм әдәби-мәдәни кичәсе оештырылды. Ул урындагы үзәк китапханә тарафыннан үткәрелде.

                                              Биредә Актаныш җирлеге мәктәпләре, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары, балалар бакчалары үзләренең сәхнә осталыкларын күрсәттеләр. "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Лилия ханым Гыйлем һәм түгәрәкнең актив әгъзалары да бар үзләренең чыгышлары белән сәхнә түрен бизәде. Алдагы язмаларда хәбәр иткәнебезчә "Мин Актанышны яратам" исемле "Актаныш-информ"ның бәйгесендә матур уңышларга ирешүче балаларны да хөрмәтләдек.


                                              Шулай ук Актаныш үзәк китапханәсенең “Тукайга хат” район күләмендәге бәйгегә нәтиҗә ясалды. Актаныш җирлегара үзәк китапханәсе директоры Гөлназ Әхмәдишина һәм китапханәнең зурлар бүлеге мөдире Фәндия Гәйнанова җиңүчеләргә Дипломнар һәм Гамил Афзалның сайланма әсәрләреннән торган китаплар тапшырдылар.
Бүләкләнүчеләр сафында:Лилия Шәйгәрданова, Рәсимә Зарипова, Юлай Низаев, Гөльяз Хәйретдинова, Рузилә Гайнетдинова, Алинә Мансурова, Хәмдия Әхмәтҗанова(Актаныш); Альбина Хәбибуллина, Ильнара Гильванова(Актанышбаш), Гөлназ Мәгъданурова, Вәсим Галимов(Адай), Айзилә Әхмәтова(Аккүз),Акмалова Ләйсән(Күҗәкә) булдылар.


                                              Ватан, милләт һәм әдәбиятпәрвәрлек белән сугарылган кичә җыр-моң, шигырь юллары белән үрелеп барды һәм татар халкының үлемсез гимнына әверелгән Габдулла Тукаебызның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: габдулла тукай Актаныш Татарстан китапханә Актаныш яңалыклары Мәдәният Татарстан Республикасы Сәнгать Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Актаныш таңнары #АктанышҮткәннәнКиләчәккә бөек шагыйребез Габдулла Тукай Агыйдел дулкыннары Тукай