Актаныш

Район ветераннары пионер дружина Советының тантаналы линейкасын уздырды

Быел Пионерия барлыкка килүгә 100 ел тулды. Районыбызда әлеге уңайдан күптөрле чаралар оештырылды. Район ветераннары да юбилей бәйрәменнән читтә калмады. Бүген аскы актаныштагы ветераннар йортында пионер дружинасы Советының тантаналы линейкасын уздырды.

                Ветераннар пионер елларына әйләнеп кайтты бүген. Пионер атрибутлары булган кызыл галстук, кызыл пилоткадан тантаналы линейкада отряд, дружина Советы эшчәнлеген кабат искә төшерделәр.

            Фәридә апа Мутина Такталачык мәктәбенең иң актив укучысы булган. Пионер дружинасы әгъзасы Фәридәгә ышанып Кызыл Байракны тоттырганнар.

-Нинди генә чара булмасын, мин гел байрак йөрттем. Ел саен Актанышка пионер туган көндә алдынгы пиоерлар җәяүләп слетка бара идек. Җырлый-җырлый, барабаннар кагып, быргылар кычкыртып иң алдан бардык, минем кулда -Кызыл байрак. Слетта барыбызга да бүләкләр- карандаш, дәфтәр бирәләр иде. Андагы сөенүләр... Без бит сугыш чоры балалары, юклыкта үстек. Пионервожатыебыз Юмазия Якупова җырларга, биергә өйрәтте. Аның өйрәткәнен йотып ала идек. Авыр булса да, бик күңелле үтте безнең балачак,-дип сөйләде Фәридә апа пионер елларын сагынып. 

             Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Джон Мусин пионериянең укучыларны тәрбияләүдә роле бик зур булуын искә алды:

- Кечкенәдән пионерия бездә җаваплылык хисен тәрбияләде. Пионердан соң без комсомол сафына кердек, соңыннан партиягә кабул итү. Балачактан ук илебезнең патриотлары булып үстек.Идеология бик көчле иде. Хәзер дә пионериянең иң кирәкле тәрбия ысулларын яшь буынны тәрбиялүдә кулланырга кирәк дип уйлыйм,- дип фикерләре белән уртаклашты Джон Мусин.

           

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: