Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Сугыш белән урланган яшьлек...

Әлеге сүзләрдә күпме түгелгән күз яше, кан, вакытсыз өзелгән гомерләр. Бу сүз күпме кешеләрнең йөрәгендә авыр яра калдырган. ...Сугыш чоры аларны сынады, ләкин сындырмады... Районыбызның Аеш авылында туып-үскән, Актаныш җирлегендә игелекле картлык елларын кичергән тыл һәм хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы яугиренең тол хатыны Салихә апа Әхмәтова матбугат басмаларын, изге Коръәнне хәтта күзлексез укый. Аңа 95 яшь! Безнең “Актаныш таңнары” газетабызны аеруча яратып укый икән, һәр санын түземсезлек белән көтеп ала.

                                                                Күпме яшьләрнең язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын челпәрәмә китергән , балачак, ямьле яшьлек бәхетеннән мәхрүм иткән канлы сугыш еллары... Салихә Мулләхмәт кызының гомер юлы да бу чор кыенлыклары һәм аяусыз борылышларына дучар. Салихә апаның әтисе 1936 елда репрессия корбаны була, җәзалап үтерелә... Канкойгыч еллар авазы хакында әлегесе көнне чал чәчле, йөзъяшәр әби-бабайларыбыздан ишетү, тарихларны тыңлау да бик җиңел түгел... Ә ул елларның шиһитлары булганнарның ихтыяр көче, ныклы булуларына, рухи куәтлекләренә сокланмыйча булмый. Салихәнең әнисе Хәтимә апа–36 яшендә ялгыз, 9 бала кочаклап кала. Ничек аларны аякка бастыра алгандыр, бу вакытта бит аның кулларында бер телем икмәк тә, тиен дә хәтта булмый.


Бөек Ватан сугышы илебездәге һәр гаиләгә фаҗига һәм кайгы алып килә. Дәһшәтле сугыш елларыннан соң 77 ел узды, чираттагы Бөек Җиңү язын каршылыйбыз! Шушы көннәрдә Салихә апада кунакта безнең иҗади төркем дә булды, аның белән җанлы әңгәмә кордык.


Бөек Ватан сугышына Салихә Әхмәтованың бертуган абыйсы Шәрифҗан һәм ике җизнәсе китә. Җизнәләре яу кырында вафат булып, тормыш иптәшләре кечкенә, ана күкрәге сөтеннән аерылмаган сабыйлар белән калалар. Шәрифҗан да сугыштан баһадирдай егет булып кайтмый, ә киресенчә скелет шикелле була... Бу хакта сөйләгәндә материалыбыз героинясының күз яшьләре бөркелә.

 

Ачлык елларында җәй буе урак, көлтә бәйләү, башак җыюлар белән көн күрдек. Маллар налогы да бар иде, үзеебездә кәм дигәндә, һәрчак 4-5 тавык асралды.
Сугыш еллары турындагы хәтирәләремне истәлекләр көндәлеге итеп яздым, дәвам итәм. Балаларым, оныкларым һәм киләчәк буын өчен. Баткаклык еллары булды, тиңсез ачлык. Хатирәләр дәфтәремдә җиңгием–Әгерҗе якларыннан Гыйлембанукылары да кадерләп саклана, - дип уртаклаша Салихә Әхмәтова.

Хәер, нинди генә михнәтле елларга яшьлеге туры килсә дә, Салихә апа 1951нче елны кияүгә чыгып, Мансаф Гыйлемҗанов белән гаилә коралар. Бу матур гаиләдә 5 бала үсә, һәркайсы олы тормыш юлында үз юлын тапкан, югары белемле. Эшендә дә бик бәхетле була Салихә апа, 40 елга якын тел һәм әдәбияттән укыта, яшь буынга күркәм тәрбия сабаклары өләшә.
Картлык көнендә дә бик бәхетле ул, янәшәсендә якын кешеләре, ихтирам-хөрмәттә яши. Хөкүмәтебезнең дәүләт программасы кысаларында, ветеранның тол гомер юлдашы буларак бирелгән фатиры якты, матур, Салихә апа моның өчен бик рәхмәтле! 
Без аңа Ходай биргән гомерне балаларының, оныкларының, туганнарының кадер-хөрмәтендә бары тик шатлык-куанычлар белән бәхетле картлык кичерүен теләп калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Бөек Җиңү Көне Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре #АктанышҮткәннәнКиләчәккә Актаныш тарихы Бөек Ватан сугышы