Актаныш тарихы тег белән яңалыклар
-
ПӘНҖЕШӘМБЕ КИЧЕНДӘ: “Китап” радиосы десанты белән “Актаныш таңнары”ннан шәп чара!
Бүген Актанышта кич белән «Китап» милли радиосының Татарстан районнары һәм шәһәрләре буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән автомарафоны тукталыш ясады. Бик зур, дәртле уеннарга, җыр-моңнарга бик бай чара булды.
-
Советлар Союзы герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда тантаналы парад узды
Дәһшәтле сугыш елларында яу кырында башларын салган, туган якка кайткач вафат булган якташларыбызга ихтирам-хөрмәт, хәрби даныбызга - шөһрәт йөзеннән булды ул!
-
Актанышта – Бөек Җиңү бәйрәме тантанасы(+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Илебездә кебек үк, Актанышта да Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан бик матур, тантаналы чаралар узды. Аларны безнең мөхәрриятнең фотохәбәрчесе Раил Харисов тарих сәхифәләренә теркәп барды. Иҗади төркемебез бәйрәмнән кызу һәм җитез репортажлар ясады.
-
Йөрәкләрдә мәңге сакланыр!
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 77 ел вакыт үтте. Актанышның Меңнәр һәм Чишмә авылы халкы тарих битләренә дәһшәтлелеге белән кереп калган аяусыз сугыштагы Җиңү көнен, илебезнең һәр төбәгендәге кебек, зур әзерлек белән, күңелләрдән ташып торган горурлык хисе белән каршылый. Митинг чараларында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашкан. Бу хакта безгә Аккүз авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Галина Имамова хәбәр итте һәм фотолар җибәрде.
-
Сугыш белән урланган яшьлек...
Әлеге сүзләрдә күпме түгелгән күз яше, кан, вакытсыз өзелгән гомерләр. Бу сүз күпме кешеләрнең йөрәгендә авыр яра калдырган. ...Сугыш чоры аларны сынады, ләкин сындырмады... Районыбызның Аеш авылында туып-үскән, Актаныш җирлегендә игелекле картлык елларын кичергән тыл һәм хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы яугиренең тол хатыны Салихә апа Әхмәтова матбугат басмаларын, изге Коръәнне хәтта күзлексез укый. Аңа 95 яшь! Безнең “Актаныш таңнары” газетабызны аеруча яратып укый икән, һәр санын түземсезлек белән көтеп ала.
-
РАЙОН СУЛЫШЫ:Актаныш сәнгатькәрләре
Кичә спорттан фото булса, бүген районыбызның мәдәният бүлеге тарихы елъязмасыннан.