Бүген Актанышта Өлкәннәр ункөнлегенә старт бирелә
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Бүген Актанышта Өлкәннәр ункөнлегенә старт бирелә

Бүген, 1 октябрь- Халыкара Өлкәннәр көне!

Бүген Актанышта Өлкәннәр ункөнлегенә старт бирелде. Район башлыгы Ленар Рафак улы барлык ветераннарыбызны ихластан котлап, җылы теләкләрен җиткерде. 

Сез районыбызның үсешенә һәм иминлегенә нигез салгансыз. Күпләрегез бүгенге көндә дә актив тормыш рәвеше алып бара, предприятиеләрдә, җәмәгать оешмаларында эшли, үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Күңелләребездә үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без сезгә, фидакарь хезмәтегезгә ихтирам күрсәтәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез.
дип искәртте ул. 

Чара барышында иң актив өлкәннәребез дә хөрмәтләнде.

Чыганак- Актаныш-Хәбәр


Нет комментариев