Актаныш технология техникумы студентлары Фәрит Гыйлфанов истәлегенә көзге кросста катнашты
Спорт хәбәрләре

Актаныш технология техникумы студентлары Фәрит Гыйлфанов истәлегенә көзге кросста катнашты

Баян Дәүләтов исемендәге стадионда узган ярыш хәрби-патриотик тәрбиягә һәм якташларыбызның батырлыгын искә алуга багышланды.

Бүген Баян Дәүләтов исемендәге стадионда махсус хәрби операциядә катнашып, батырларча һәлак булган Актаныш технология техникумының элеккеге студенты Фәрит Гыйлфанов истәлегенә көзге кросс ярышы узды.Фәрит Гыйлфанов

Студентлар биш дистанциядә көч сынашты

Ярышта Актаныш технология техникумы студентлары катнашты. Егетләр һәм кызлар 100, 200, 400, 500 метр һәм 1 километр дистанцияләрдә көч сынашты. Һәр төркемнән командалар тупланды.

Әлеге чара Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында техникумда үткәрелә торган хәрби-патриотик чараларның берсе булды.Хәрби батырлык

Хәрби-патриотик тәрбиягә игътибар

Техникум директоры Ландыш Шәмсунова билгеләп үткәнчә, уку йортында тәрбиянең төрле юнәлешләренә игътибар бирелә, ә хәрби-патриотик тәрбия аерым урын алып тора.

— Техникумда тәрбиянең төрле юнәлешләре бар: хезмәт, гаилә һәм башка төрләре. Ә хәрби-патриотик тәрбия безнең өчен аеруча мөһим. Чөнки бездә егетләр күп укый. Алар укуын тәмамлаганнан соң армия сафларына китә, киләчәктә илебезне саклаучылар булачак. Шуңа күрә аларда Ватанпәрвәрлек хисен, илгә һәм Ватанга җаваплылык тойгысын тәрбияләүгә зур игътибар бирәбез, — диде Ландыш Шәмсунова.

Аның сүзләренчә, студентларның дөньяга карашы һәм үз-үзен аңлавы нәкъ менә шушы чорда формалаша. Фәрит Гыйлфановның тормыш юлы һәм батырлыгы яшьләр өчен үрнәк булып тора.тәрбиягә игътибар

«Техникумга зур рәхмәт»

Фәрит Гыйлфановның әтисе Фирдәвис Гыйлфанов та чарада катнашты. Ул улының истәлеген хөрмәтләп, мондый чаралар үткәргән техникум коллективына рәхмәтен җиткерде.

— Узган ел да шундый чара үткәрелгән иде. Бер ел вакыт үтеп киткән дә, тагын шушы көн килеп җиткән. Күңелдә дулкынлану бар. Техникумга зур рәхмәт әйтәсе килә. Хәтер тактасын куйганда да күпләр килгән иде. Бүген дә шушы чарага җыелган һәркемгә рәхмәт, — диде Фирдәвис Гыйлфанов.

Ул илдә тынычлык булуын, махсус хәрби операциядә катнашучыларның исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.

Фәрит Гыйлфанов истәлегенә багышланган көзге кросс студентлар өчен спорт ярышы гына түгел, якташларының батырлыгын искә алу һәм яшь буында Ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү чарасы да булды.


Нет комментариев