Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Иске Богадыда 2022 елга нәтиҗә ясадылар

Актаныш районында хисап җыелышлары башланды. Иске Богады авыл җирлегендә 2022 елга эшчәнлек отчёты узды.

             Җыелышта  авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов узган елдагы җирлекнең социаль-икътисадый үсеше һәм эшчәнлеге буенча хисап тотты. "Иске Богады җирлеге 6 авылны берләштерә, 432 хуҗалык. 2021 ел белән чагыштырганда халык саны 10 кешегә кимегән, кимүенең сәбәбе булып яшьләр авылда калмавы һәм җирлектә халыкның картаю белән аңлатыла", - дип искәртте Илсур Фәттахов.

Авыл башлыгы һәр тармакка тукталып анализ ясады, үзара салым акчасы тотылу буенча аңлатмалар кертте. Авылда булган проблемаларга тукталды: хуҗасыз этләр, авылга төлке керү, газ торбаларын буяу-яңарту, мәдәният йортында сәхнә буш тору. 


              Җыелышны Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелегендә

авыл хуҗалыгы, мәгариф, медицина, эчке эшләр, банк вәкилләре катнашты, актуаль булган программалар белән таныштырып җыенны дәвам иттеләр. Халыктан кергән сораулар юл һәм су проблемасына кагылышлы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев