Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Актаныш районы мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләреннән торган 45 кешелек делегация өчен матур һәм мәгънәле сәяхәт оештырылды.
Сәяхәт барышында катнашучылар Свияжск шәһәренә һәм Казанның истәлекле урыннарына юл тоттылар. Алар борынгы шәһәрнең тарихи һәйкәлләре, матур пейзажлары һәм рухи мирас объектлары белән таныштылар.
Сәяхәтнең иң истәлекле өлеше — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булды. 45 мәгариф хезмәткәре танылган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен карап, зур рухи ләззәт алдылар.
Бу сәяхәт халыклар арасында бердәмлек, үзара аңлашу һәм мәдәни багланышларны ныгытуга зур ярдәм, шулай ук мәгариф хезмәткәрләре өчен ял һәм яңа тәэсирләр бүләк итте.
Нет комментариев