Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Үзгәрә дөнья: Арт санын зурайтырга теләгән...

Блогер хатын Микайла Миличи Төркиядә популяр пластика операциясе ясаткан һәм аның көтелмәгән нәтиҗәсе турында язган.

Бу хакта ул үзенең аккаунтында хәбәр иткән.

Видеода блогер хатын арт санын хирургия ярдәмендә зурайтырга теләвен сөйли. Роликта хатын тәнендәге күптөрле кара янган урыннарын күрсәтә, үзе бик нык шешенгән. «Моңа кадәр ясаткан бер операция дә шулкадәр авыртулы булмаган иде, монысы инде бөтенләй коточкыч!» — ди ул.

Моннан тыш, яшь хатын сүзләренчә, ул хәзер утыра алмый икән. «Мин утырырга куркам, утырганда уңайсызлык кичерәм, авыртынам», — дип аңлаткан пациент хатын.

Бу видеоны тиз арада күп кеше караган. Блогер хатынның подписчиклары комментарийларда Миличины жәлләп: «Мин үзем дә күптән шундый операция хакында хыялланам, әмма нәтиҗәләре куркыта, реабилитация чорын авыр кичерермен кебек», «Барын да ачыктан-ачык сөйләп биргәнегез өчен рәхмәт», «Минуслары күп булса да, операция нәтиҗәсе миңа ошый», «Тиздән терелүегезне телибез», — дип язганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев