Ноябрь аенда ЮХИДИ инспекторлары нинди рейдлар үткәрәчәк?
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Ноябрь аенда ЮХИДИ инспекторлары нинди рейдлар үткәрәчәк?

Ноябрь аенда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре төрле юнәлешләр буенча профилактик рейдлар уздырачак.

Ай дәвамында инспекторлар транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итүчеләрне ачыкларга, җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәвен, куркынычсызлык каешларын һәм балалар өчен махсус креслоларны куллануны тикшерәчәк.

Шулай ук каршы як полосага чыгу, транспорт белән идарә итү хокукы булмаган килеш рульгә утыру, светофор белән җиһазландырылган чатларда кагыйдәләрне бозу һәм башка хокук бозуларга игътибар биреләчәк.

Ноябрь аенда рейдлар үткәрү графигы:

  • Исерек хәлдә автомобиль йөртүчеләрне ачыклау: 1, 2, 4–9, 13–16, 20–23, 27–30 ноябрь.

  • Җәяүлеләр: 2–8, 10–12, 19–20, 23–29 ноябрь.

  • Балалар өчен махсус креслоларны куллану: 1, 8, 14, 16–22, 27–30 ноябрь.

  • Куркынычсызлык каешын куллану: 4, 11, 18, 25 ноябрь.

  • Каршы як полосага чыгу: 2, 9–11, 16, 23, 30 ноябрь.

  • Бурычлы йөртүчеләр: 9–13, 23–27 ноябрь.

  • Автомобиль белән идарә итү хокукы булмаган йөртүчеләр: 1–3, 6, 8–9, 13, 15, 20, 27–28 ноябрь.

  • Такси йөртүчеләрне тикшерү: 1, 7, 8 ноябрь.

  • Куркыныч йөк ташу: 2–8, 30 ноябрь.

  • Чит ил гражданнары булган йөртүчеләр: 16–18 ноябрь.

  • Светофорлы чатларда юл йөрү кагыйдәләрен үтәү: 17–19 ноябрь.

  • Тукталу һәм машина кую кагыйдәләре: 23–24 ноябрь.

  • Техник карау: 23–29 ноябрь.

  • Йөк автомобильләре: 3–5, 12–15 ноябрь.

  • Дәүләт теркәү номерларының чисталыгы һәм укылышы: ноябрь дәвамында.

Рейдларның үткәрелү графигы төбәккә һәм юллардагы вәзгыятькә карап үзгәрергә мөмкин.

Юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, рульгә исерек хәлдә утырмаска, куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм балаларны махсус креслоларда йөртергә кирәк.

Юлларда сак булыгыз! Үзегезнең һәм башкаларның иминлегенә битараф булмагыз.


Нет комментариев