Халыклар бердәмлеге көнендә игелек һәм бердәмлек бәйрәме: «Без бергә» хәйрия концерты уза
Игелекле Актаныш

Халыклар бердәмлеге көнендә игелек һәм бердәмлек бәйрәме: «Без бергә» хәйрия концерты уза

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Яшьлек» яшьләр үзәгендә бик матур хәйрия концерты уза. «Без бергә» волонтерлары махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга ярдәм итәргә алынды. Концертта үзебезнең Актанышның танылган җырчылары белән бергә күрше Мөслимнән килгән яшьләребез, шулай ук Казанда яшәүче махсус кунаклар — якташларыбыз Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар да катнаша.

«Без бергә» волонтерлары мобилизация башланган 2022 елдан бирле хәйрия концертлары белән Актанышның үзендә, авыл җирлекләренә, хәтта күрше районнарга гастрольләр оештыра. Концерттан кергән акчаларның барысы да махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм өчен тотыла.  «Без бергә» фонды җитәкчесе Лилия Гикрамина концерт акчаларына бик күп солдатларның запросларын үтәдек, ди. Хәрби кораллар, автомобильләр, мотоцикллар сатып алганнар, гуманитар ярдәм әзерләгәндә дә бу акчаларга азык-төлек, башка кирәк яраклар алганнар. 

«Без бергә» хәйрия концерты уза

Бу юлы концерт аеруча бер җанлылык белән уза. Мәдәният йортында эшләүчеләр белән бергә үзешчән артистлар, укучы балалар да сәхнәгә чыкты, хисләрен җыр аша белдереп, фронт белән тылның бердәмлеген чагылдырды. Тамашачылар бик күп җыелган иде, алып баручы Рөстәм Мусин, мондый тулы залларны элек һинд киносын күрсәткәндә генә була иде, дип шаяртып та алды.

«Без бергә» хәйрия концерты узаРайондашларыбызны Халыклар бердәмлеге көне белән котларга сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы урынбасары Фәрит Заһертдинов шундый активлыклары өчен артистларга да, тамашачыларга да рәхмәт әйтте.

«Без бергә» хәйрия концерты узаТамаша залына кергәндә һәркем хәйрия тартмасына кулыннан килгәнчә ярдәм акчасын салды, шул рәвешле җиңү өчен үз өлешен кертте.

 


Нет комментариев