Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Вакыт белән сыналган: «Актаныш таңнары» газетасына 90 ел

Бу көннәрдә «Актаныш-информ» коллективы күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль. Тиздән рәсми төстә «Актаныш таңнары» газетасының 90 еллык бәйрәме узачак.

            Тарихи сәхифәләрне барлаганда "Актаныш таңнары" газетасының моннан бик күп еллар элек басылган саннарын барладык. Фотосурәтләрдә-  вакыт белән сыналган тарих. 

"Актаныш таңнары"-  элеккеге "Колхоз ударнигы"ның 1938 елдагы июль саны, 1945 елның 7 июнендә, 1964 елның 24 гыйнварында басылган нөсхәләрендә илебез сулышы, районыбызның данлы үткәне чагыла. Район газетасы күпмедер вакыт "Коммунизм таңны" исеме белән дә нәшер ителгән. Күрәзмәгә 1962 елның 18 ноябрендә бу атама белән чыккан саны урнаштырылды. Яраткан матбугатыбызны әле дә күпләр "Игенче даны" буларак йөртә. Халык күңеленә якын бу атама белән басылган 1972 елның 4 гыйнвар, 1981 елның 12 май, 1992 елның 7 ноябрь саннарын күрергә була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев