Актаныш районы язгы кыр эшләрен башлады
Республикада беренчеләрән булып Актаныш районы игенчеләре кереште.
Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы кырэшләренә тотындылар. Бу эшкә республикада беренчеләрән булып Актаныш районы игенчеләре кереште. Шулай ук Чистай районы аграрийлары да язгы кыр эшләренә кереште. Алдагы көннәрдә Азнакай районы да кыр эшләрен башларга планлаштыра.
Нур Баян исемендәге хуҗалыкта 305 гектар уҗым арышын һәм бодаен ашлауга кереште. Районда көзге культуралар - 12,3 мең га мәйданда, күпьеллык үләннәр 19,3 мең га мәйданда тукландырылырга тиеш, ә Чистай районында - 12,3 мең һәм 20,2 мең га мәйданда. Республикада көзге культураларны 486,7 мең га мәйданда тукландыру планлаштырыла.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елгы уңыш өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бюджет акчасына минераль ашламалар алу мөмкинлеге бар. Бу акчаларны бер гектар чәчү мәйданына 35 килограммнан да ким булмаган тәэсир итүче минераль ашлама туплаган хуҗалыклар алачак.
http://agro.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев