Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Бердәм булганда бар да була

Авыл җирлекләре белән рәттән, хуҗалыкларда да үткән елдагы эшләргә нәтиҗә ясау, агымдагы елга бурыч-максатлар билгеләүгә багышланган хисап җыелышлары бара. “Нур” хуҗалыгы да үзенең уңышларын барлады, җибәрелгән хаталарны төзәтү юлларын эзләде.

 

Әлеге хуҗалык дилбегәсен үз кулларына алганына әле бер ел гына вакыт узса да, Дәниф Харисов үз чыгышында һәр тармак буенча бөртекле анализ ясады. Аның үтемле чыгышын залда утыручылар тын да алмый тыңлады. Чөнки һәр сан артында хуҗалыкның бүгенгесе чагылыш тапты.

2019 ел “Нур” хуҗалыгы өчен начар булмаган. Елны алар 136 миллион 77 мең сумлык тулай продукция җитештереп, 2018 ел белән чагыштырганда 123 процент үсеш белән төгәлләгәннәр. Продукция сатудан хуҗалык кассасына 90 миллион сум акча кергән. 

Хуҗалыкның 4554 гектар авыл хуҗалыгы, 2999 гектар сөрем җирләре бар. Хисап елында язгы кыр эшләре 12 апрельдә башланып, 840 гектар мәйданда язгы бодай, 410 гектарда – арпа, 100 гектар – солы, 80 гектар – борчак, 250 гектар терлек азыгы өчен кукуруз, 369 гектар катнаш азык, 300 гектар – берьеллык, 580 гектар күпьеллык культуралар чәчелгән. Бу эшләрне өчле – ике, икеле бер һәм “Быстрица” чәчкечләре белән башкарып чыкканнар.

– Чәчү барышында хаталар да ясалды. Җирне тиешле эшкәртмәү, чәчү тирәнлеген сакламау, чәчү тизлеге югары булу, җирнең өлгерешен исәпкә алмау, чәчүчеләрнең сошникларын карап бетермәүләре төп хаталар дип исәплим. Быел алар җибәрелмәс дип ышанам, – диде Дәниф Харисов.

Тишелеп чыккан уҗымнарны ашлама белән тукландыру, корткыч-бөҗәкләргә, чүп үләннәренә каршы эшкәртү буенча хуҗалыкта эш үз югарылыгында оештырылган. Барлыгы 252 тонна азотлы, 164 тонна – катлаулы, 25 тонна мочевина кулланылган. Бер гектар сөрем җиренә 60 килограмм ашлама туры килә.

Көзге урып-җыюларны үзләренең ике үзйөрешле чапкыч һәм ике сугу комбайны белән башкарып чыкканнар. Басулардан алынган игеннәрне дә үз көчләре белән ташып, ындыр табакларына урнаштырганнар. Ике ындыр табагында да хезмәт куючылар икмәкләрне вакытында урнаштырып бара алганнар.

Игенчеләрнең маңгай тире белән 2019 елда барлыгы 50028 центнер уңыш җыйнап алынган. Бер гектарга исәпләгәндә, уртача 33.5 центнер туры килә.

– Соңгы биш елда бу – иң югары уңыш, – ди хуҗалык җитәкчесе.

Хуҗалык уңганнарының тырышлыгы белән 78341 центнер сенаж салынган, шуның 3840 центнеры төрелгән. 61003 центнер силос, 12244 центнер печән, 10278 центнер салам  әзерләгәннәр. Шул рәвешле терлек азыгы запасы ел ярымга җитәрлек итеп тупланган.

Көзге җир эшкәртүгә техника, тагылма кораллар әзерлек белән килгән. Эшне уңышлы башкару өчен зур егәрлекле тракторга яңа, киң алымлы сабан кайтартылган. 507 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән.

Дәниф Харисовның, терлекчелек – алган продукцияне (икмәк, терлек азыгы) эшкәртеп, көндәлек акчага әйләндереп, яшәүне тәэмин итә торган тармак,  дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Терлекчелектә нәтиҗәле эш алып бару өчен хисап елында Уразайда үгезләр торагы, сыерлар торагы, сөт саву җайланмалары реконструкцияләнгән, Шәриптә тудыру бүлеге үзгәртелгән.

Елны 1460 баш мөгезле эре терлек белән башлаганнар. Шуның эченнән савым сыерлары 572 баш. Ел дәвамында баш саннарын 15кә арттырып, 1475 баш белән төгәлләгәннәр. Ел эчендә 601 бозау туган, 138 баш тана керткәннәр.

Хисап елында 23223 центнер сөт җитештерелгән. Бер сыерга уртача 4285 килограмм туры килә. 21079 центнер сөт сатылган.

2340 центнер мөгезле эре терлек ите җитештерелгән. Бер башка 256 килограмм туры килә. 2323 центнер ит сатылган.  Уртача тәүлеклек үсеш 711 грамм булган. Бу урында хуҗалык җитәкчесе үсеш малларын тәрбияләүче терлекчеләргә эшчәнлекләрен яхшыртырга кирәклегенә басым ясады.

 Машина-трактор паркы 21 процентка яңарган. Алар ике Массей Фиргюсон тракторы, бер төягеч алганнар. “Быстрица” чәчкече кайтачак, диде хуҗалык рәисе. МТП да ремонт ясала башланган. Киләчәктә техник карау бүлмәсе төзүне дә планлаштыралар.

Көн саен бер кадак какмасаң, ихата тарала дип, өлкәннәр юкка гына әйтми. Хуҗалыкта да нәкъ шулай. “Нур” хуҗалыгында 2019 елда 11 миллион 168 мең сумлык төзелеш эшләре башкарылган.

Дәниф Харисов үз чыгышында безнең төп байлыгыбыз – хезмәткәрләр, дип ассызыклады. Бүгенге көндә хуҗалыкта 88 кеше хезмәт куя. Хуҗалык җитәкчесе аларның һәрберсен  телгә алып, аерым  рәхмәтен җиткерде. Үзенең Рәхмәт хатларын һәм кыйммәтле бүләкләрен, премияләрен тапшырды. Соңыннан хезмәтчәннәр хөрмәтенә концерт программасы тәкъдим ителде. Шушылай эшләгәнне хаклы бәяләп, хөрмәтләп торсалар, әлбәттә, эшкә күңел үсә...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев