Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Энгель Фәттахов: “Басулар мул уңыш вәгъдә итә”

11 июнь көнне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә махсус комиссия район хуҗалыклары басуларын карап, игеннәрнең торышына бәя бирде.

Һәр хуҗалык җитәкчесе, баш агроном, баш инженер һәм чәчүдә катнашучы механизаторлар белән бергәләп сөйләшеп, һәр басуга анализ ясап, җәй буена эшлисе эшләр планлаштырылды.


Басу карау иртәнге сәгать биштә “Тамыр” хуҗалыгыннан башланды һәм кичкә кадәр дәвам итте. Авыл хуҗалыгы идарәсе  әзерләгән  маршрутка  хуҗалыкларның иң әйбәт басулары да, игътибар җитми, күз уңыннан читтәрәк калган басулары да кертелгән иде. Игеннәр әйбәт шытым биргән. Дым да бар. Һава температурасы да уңай. Анысы, әлбәттә, сөендерә. Энгель Нәвап улы район хуҗалыклары басуларындагы уҗымнарның торышына  анализ ясап, үзенең фикерләрен дә белдерде:


-Районыбыз басуларын карап, язгы чәчү сыйфатына бәя бирдек. Быелгысы елда басулар бик матур уңыш вәгъдә итә. Чисталыгы һәм куелыгы да, тукландыру  да канәгатьләнерлек.  Матур басулар “Әнәк”, “Чишмә” агрофирмасында, “Тамыр”, “Таң”, “Наратлы”, “Ташкын”, “Чишмә”, “Нигез” хуҗалыкларында. Көнъяк-көнчыгыш хуҗалыклар “Алга”, “Эконом”да  явым-төшемнәрнең азрак булуы борчый. Шулай булуга карамастан, ул хуҗалыкларда да басуларның торышы әйбәт.
Арпа басуларын тукландырасы бар. Кукуруз араларын эшкәртеп бетерергә кирәк кайсыдыр җирлектә. Гирбицид белән дә керәсе бар. Һәм беренче катны чабып алып, күпьеллыклардан сыйфатлы азык салырга кирәк. Төп бурычлар болар безнең. Һәр сәгать, һәр минутның кадерен белеп эшләүче игенчеләргә бик зур рәхмәт, милли бәйрәмебез сабантуйларны күтәренке күңел, бәйрәм рухы белән каршы алабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев