Актаныш

НИ ХӘЛЕҢ БАР, АВЫЛ?: Җирлекләрдә кабыргасы белән торган мәсьәлә чишелеш көтә

Алар авыл котын гына алып тормый, ә янгын китереп чыгару объектлары буларак та куркыныч. Санитар икеайлыктан файдаланып, аларны да тәртипкә китерергә кирәклегенә басым ясалды.

9 апрель көнне Актанышта үткән сишәмбе брифингында чисталык икеайлыгы кысаларында авыл җирлекләрендә оештырылачак эшчәнлек, аңа булган таләпләр дә аерым каралды. Болар хакында мәгълүматне залда утыручыларга  район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова җиткерде. 


Бу чорда җирлекләрдә дә шактый эшләр башкару планлаштырыла. Җирлекне чүпләрдән арындыру, законсыз чүплекләрне бетерү  кебек эшләрдә, билгеле, халыкның  зур ярдәме кирәк булачак. Бу нисбәттән өмәләрдә һәркем  актив катнашсын иде дигән теләк тә яңгырады. Авыл җирлекләрендә планлаштырылган эшләрнең үтәлешен  махсус комиссия бәяләячәк.  Иң төзек дип табылган биш җирлек, традиция буенча, Сабантуйда хөрмәтләнәчәк. 


Өмәләрдә тупланган чүпләрне теләсә-кая илтеп түгү бер генә җирлектә дә күзәтелергә тиеш түгел. Җирлек башлыкларына булган чүпләрне үзәктәге полигонга китерүне оештыру бурычын куя бүген җитәкчелек. 


Рәйхан Флүс кызы чишмәләрне, аларның тирә-юнен чистартуны да оештырырга кирәклеген азсызыклады. “Чишмәле авыл – ул бәхетле авыл”, - дип искәртте урынбасар.  Кайбер  җирлекләрдә чишмәләрне  карап торучылар үрнәге дә бар.  Әмма авыл күрке булган чиста су чыганакларын тәртиптә тотуны бөтен авыл халкы бердәм башкарса, ул күпкә отышлы булачак. Авыллардагы һәйкәлләр, алар янындагы чәчәклекләр дә  яшәүчеләрнең даими игътибарында булса, матурлыкны үзебез  саклап тотсак, эзлекле эш күркәм нәтиҗәләре белән сөендерер иде. 


Рәйхан Галимҗанова брифингта  җирлекләрдә  кабыргасы белән торган тагын бер мәсьәләне күтәрде. Ул да булса, авыллардагы ташландык йортлар. Алар авыл котын гына алып тормый, ә янгын китереп чыгару объектлары буларак та куркыныч.  Санитар икеайлыктан файдаланып, аларны да тәртипкә китерергә кирәклегенә басым ясалды. Әгәр йортларның чын хуҗалары юк икән, аларны,  законга нигезләнеп, хуҗасыз итеп танытырга була. Билгеле, моның өчен елдан артык вакыт сарыф ителәчәк, әмма татар авылларының ямен җибәреп торган бу йортлардан котылуның башка чарасы юк. Йорт законлы төстә авыл җирлеге милке итеп танылганнан соң гына аларны сүтәргә мөмкин булачак. Димәк, бу эшне хәзердән үк башкару отышлы.  


Ә инде ияләре булып та, алар йортны карарга теләмәсәләр, бу очракта хуҗалар, йорттан баш тартып, җирлек башлыгына гариза язарга тиеш. Шуннан соң милек җирлекнеке булып исәпләнәчәк. 


Рәйхан Флүс кызы җирлек башлыкларын нефть компанияләре оештырган бәйгеләрдә дә актив катнашырга өндәде. Кагыйдә буларак, мондый бәйгеләр җирлек файдасына кулланыла  торган грантлар белән дәрәҗәле. Мисал өчен, Чуракай авыл җирлеге китапханәчесе Рима Минһаҗева мондый төр чарада катнашып, 200 000 сум күләмендәге гратка ия булган иде. Ул балалар мәйданчыгын сафка бастыруга саллы ярдәм булган. 
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: