Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Актанышта чисталык икеайлыгы кысаларында башкарылачак эшләр хакында сөйләштеләр

Сишәмбе саен хакимият бинасында оештырылып килүче брифинг бу атнада Актаныш районында старт алган чисталык икеайлыгына багышланып, чарада катнашучылар шушы чорда башкарылачак эшәләр, икеайлыкка куелган таләпләр хакында уртага салып сөйләште. 

Гадәттәгечә, киң масштаблы экологик айлык кысаларында районда зур гына эшләр тормышка ашырылачак. Алар кабул ителгән планга нигезләнеп гамәлгә куела.  Хәер, райондашларыбыз шушы чорда дәвамлы булачак өмәләрдән тәүге чирканчыкны узган атнада ук алды: оешма-предприятие хезмәткәрләре бердәм рәвештә кар таратты, үзләренә билгеләнгән территорияне чүптән арындырды. 
Алга таба тәгаенләнгән эшләр белән брифингта катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев таныштырды. 


Аның сүзләреннән аңлашылганча,  икеайлык буенча кабул ителгән планның үтәлешен Руслан Гарипов җитәкчелегендәге махсус штаб контрольдә тотачак, территориаль участок вәкилләре катнашындагы рейдлар да даими төс алыр дип көтелә. Икеайлык чорында административ комиссияләрнең эше дә җанлы барачак дип ышандырды Илфак  Шамил улы. 


Быелдан Актаныш районы буенча төзекләндерү кагыйдәләренең яңаруын да билгеләп үтү мөһим. Моңа кадәр төп игътибар урамнарның чисталыгына юнәлтелгән булса, хәзер инде оешма-предприятиеләр эчке территорияләренең төзеклеге, андагы тәртип дә өчен җавап бирә башлар дип көтелә. Ягъни махсус комиссия ихаталарның эчке ягында күзәтелгән җитешсезлекләрне бетерү юнәлешендә караулар оештырачак.  Кимчелекләрне төзәтү өчен вакыт билгеләнеп, аларны бетерү оешманың җаваплы затларына йөкләтеләчәк. 


Актанышның  яшеллеген, матурлыгын чагылдыручы чәчәклекләр буенча да районда зур эшчәнлек планлаштырыла.  Әлеге хезмәттән бер генә оешма- учреждениене дә читтә калдырмау бурычы куелган. Соңгы елларда шәхси эшмәкәрләр тарафыннан бу юнәлештәге эшчәнлекнең сүлпәнәюе дә брифингта әйтеп үтелде.  Быел мондый сансызлыкка юл куелмаячак. Актанышны чәчәкләр дөньясына әверелдерүдә һәркем үз өлешен кертер дигән ышаныч бар. 


“ Актаныш каты көнкүреш калдыклары  полигоны”   да икеайлык дәвамында  Актанышны төзекләндерүгә, сафландыруга үз хезмәтен кертәчәк. Юллардагы чокырларны ямау, бордюрларны буяу, газоннарны яңарту, автобус тукталышлары кебек гомумхалык кулланылышында булган объектларны чистарту да алар өстендә.  Район күләмендә агач утырту, буяу кебек эшләр дә санитар икеайлык кысаларында оештырылачак. 


Форсаттан файдаланып, районның башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев  оешма-предприятиеләрне, мәгариф учреждениеләрен, шәхси хуҗалыкларны “Эко-яз 2019” бәйгесендә дә катнашырга чакырды. Экология министрлыгы үткәргән әлеге чарага икеайлыктан соң нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр билгеләнәчәк. Аның нигезләмәсе район сайтында урнаштырылачак. 

20 апрель көнне исә актанышлыларны  районкүләм зур өмә көтә. Бу көнне каты көнкүреш калдыкларын кабул итүче  полигон өмәләрдән җыйналган чүпләрне бушка кабул итәчәк. Сүз уңаеннан, санитар икеайлык вакытында полигонның лицензиясен яңарту да эш планына кертелгән. 

Брифингта шулай ук район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева чыгыш ясады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев