Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Һәркем үз хезмәтенең бәясен белә

Хуҗалыкларда тәҗрибә уртаклашуга нигезләнгән гамәли киңәшмәләр дәвам итә. Аның чираттагысы шушы көннәрдә “Чишмә” агрофирмасында узды.

 

Өч ел элек нигез салынган агрофирма – бүгенге көндә әйдәп баручы хуҗалыкларның берсе. Биредә хезмәтне оештыру да, күркәм эш нәтиҗәләре буенча да үрнәк алырдайлар шактый. 

Гадәттәгечә, киңәшмәдә катнашучы җитәкче-белгечләр хуҗалык амбары, машина-трактор паркы, терлекчелеге белән якыннан таныштылар.

Агрофирманың 2075 гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар. Биредә барлыгы 65 кеше хезмәт куя. Шуларның 27се терлекчелектә. Өч ел эшләү дәверендә агрофирмада 45 млн сумлык техника алынган. Агымдагы елга чыккач, тагын 3 млн сумга якын ике чәчкеч алганнар.

– Узган ел безнең өчен бик начар булмады. Акча керемен 20 процентка арттыруга ирештек. Тулаем җыем 34 500 центнерга җитте. Бүгенге көндә язгы кыр эшләренә тулы әзерлек бара, ашламалар туплап киләбез. Әлегә гектарына 35 килограмм тәэсир итү көчендә тупланды. Бу күрсәткечне 70-75 килограммга җиткерү нияте бар. Орлыклар җитәрлек. Терлекчелеккә килгәндә, бүгенге көндә 6 100 килограм сөт сатабыз. Алдагы елга караганда тонна ярымга күбрәк, – дип бүгенгесе һәм якын киләчәккә планнары белән уртаклашты яшь җитәкче Ирек Галимов.

Бүгенге көндә хуҗалыкта 935 эре мал исәпләнә (узган елга караганда 23 башка артыграк), шуның 340ы – савым сыерлары. Бер сыерга исәпләгәндә, 19 килограмм сөт савалар. Биредә терлекчелеккә якын килеп, аның җаен белеп эшлиләр. Һәркем үз урынында һәм иң мөһиме – һәркем үз хезмәтенең бәясен белә. Ай нәтиҗәләре буенча мал караучылар, савымчылар, башка хезмәткәр һәм белгечләр, хезмәтенә күрә, акчалата премия рәвешендә хөрмәтен дә күрә. Шулай булганда, әлбәттә, эшлисе килеп кенә тора ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев