Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Актаныш районы 2019 ел урагын югары уңыш белән төгәлләүгә иреште

Актаныш игенчеләре 2019 елгы урып-җыю кампаниясен рәсми төстә 15 сентябрь көнне төгәлләде.

-    Басу-кырлардан икмәкне  югалтуларсыз җыйнап алуга ирештек. Өстәвенә, һава шартлары да уңай килде, - дип, сишәмбе брифингында быелгы уракка нәтиҗә ясады район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов. 

Актаныш икмәген алуда  быел 95 кыр корабы хезмәт куйган. Аларның гомуми хезмәт нәтиҗәсе - 170 000 тоннадан артыграк тулаем җыем. Уңдырышлылык гектардан уртача 40,1 центнерны тәшкил итә. 

Иң югары уңышны быел да көзге һәм язгы  бодай культуралары биргән. Беренчесенең уңдырышлылыгы  гектардан 70әр центнерга җиткән басулар да бар районда. Уртача күрсәткеч исә 48 центнер. Язгы бодайның чыгышы 36-37 центнерга тәңгәл.  Яңгырга эләксә дә, борчак культурасы да быел югары уңыш белән сөендергән җир улларын – гектардан уртача 30 центнер. 

Югары уңдырышлылык “Нигез”, “Ташкын”, “Чишмә”, “Башак”, “Наратлы” хуҗалыкларында, “Чишмә”, “Әнәк” агрофирмаларында.  Ел елны кабатламаса да, Актаныш игенчеләре бу юлы да нәтиҗәле хезмәт белән һәр культурадан яхшы сыйфатлы, югары уңыш алып булганын раслый алдылар. 

“Нигез” хуҗалыгы быел үз мәйданнарын май өчен кулланыла торган җитен культурасы белән дә сынап караган. Гектарыннан уртача 20 центнер уңыш биргән җитен киләчәктә район өчен шактый кулай культура булып тора. 

Реклама

Актаныш районы буенча көзге чәчү 14 200 гектар мәйданда башкарылган. Шуларның 9 700е  көзге бодай булса, калганы арыш.  Уҗымнарның чыгышын да яхшы дип бәяләде идарә белгечләре. 

Идарәнең механизация буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев төп җир эшкәртү буенча күрсәткечләр белән таныштырып, бу юнәлештә районның потенциалы югары икәнен искәртте. Бүген техникалар көнлек  1 200 гектар җирне  эшәкртеп барырга сәләтле. Моны кулланып, җир эшкәртүне иртәрәк срокларда башкарып чыгу бурычын куя белгеч. Бүгенге көндә төп җир эшкәртү 26 000 гектарда башкарылган инде, бу гомуми мәйданның 53%ы дигән сүз. 

Брифингта катнашкан дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов та басудагы эшләрнең әкренләп җиңеләеп килүенә басым ясап, хуҗалык җитәкчеләренә, механизаторларга техниканы кышкы саклауга куюның мөһимлеген искәртеп, бу эшне вакытында башкарып чыгарга чакырды. Илдус Мәхиян улы бу юнәлештә “Ташкын” хуҗалыгын үрнәк итеп китерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X