Актаныш

Сыерсыз авыл - сусыз коега тиң

Авылда яшәп, эш көчендә булган хуҗаның сыер малы асрамавын ни дип аңлатып була?

                                   Бу заманда чапсаң, печәне дә җитәрлек. Чабарга мөмкинчелегең булмаса, аны әзерләп сатучылар да бихисап. Бөек Ватан сугышы елларында солдаткалар сабыйларының гомерен саклап калыр өчен ничек тә сыерын бетермәскә дип тырышкан. Әлбәттә, мәҗбүри бурычларны түләү-тапшырулардан соң, үзләренә сепарат сөте генә калса да, кешене үлемнән алып калган ризык та булган ул. Олы яшьтәге апаларыбыз: “Сугыш вакытында инәй сыерны бетермәгәнлектән генә ачлыктан үлмичә калдык”, – дип сөйләиләр. Ул кырыс елларда кышкылыкка печән әзерли алганнармы да, вакытлары булганмы инде ирләре фронтта булган ачлы-туклы хатыннарның? Саламы да каты-токы гына булып, көлтәгә урганнан калган камыл саламын йолкып ташып булса да, сыерын кыш чыгарганнар.

                                   Әҗәк авылында тормышның мәгънәсен тирәнтен аңлап дөнья көткән, үрнәкле колхозчы, өлгеле гаилә башлыгы Фоат Әхмәтшин бар иде, урыны оҗмахта булсын. Аның сугыш чорында авылдагы кеше өчен сыер малкаеның алтыннардан артык булуы турында (алтынны кимереп, үлемнән калып булмый бит) күз яшьләре белән искә алганын хәтерлим. “Күз терәп торган сыерыбызны ач бүреләр авылга килеп, ботарлап ташлагач, елауларыбыз! Анабызның, балаларымны ничек кенә саклыйм хәзер дип, үрсәләнүе. Шушы ук көнне, әлеге кайгы өстенә кара кайгы булып, фронттн атабызның үле хәбәренең килүе гомерлек әрнүебезгә әйләнде. Бер көнне атасыз да, сыерсыз да калдык”, – дип сөйләгән иде ул.


Сыйлы көнең


                                     Ат аунаган җирдә төк калыр, дигән әйтем бар халыкта. Ә сыер булган җирдә – ризык калыр. Үз сыерыңның сөте, каймак-сөт өстесе, эремчеге, катыгы, корыты – көндәлек сый булса, бозавы, әлбәттә, көзгелеккә сугым. Үзең карап асраган малның сые  организмга сихәт булып бара.

Бүген кибетләрдә сатылган төрле кушымталар белән баетылган (хәтта “молочный напиток” дигән язулы “сөт”ләр дә бар хәзер сатуда) сөтләрдән ни файда? Мондый сөт ризыклары организмыбызга ничек тәэсир итәдер. Мәсәлән, “Катык” дигән язулы савыттагы ризыкны сатып алып ашагч, күпләрнең эче авырта башлый икән. Шушындый ризыкларның кибет киштәләрендә ниндиләре генә юк. Шуңа да үз сыерыңның сөтеннән эәләнгән ризыклар кибетләрнекеннән биргесез күпкә яхшырак. Үзебезнең һәм балаларның саулыгына игътибарлы булырга кирәк. Иренмичә, мөмкинчелек табып, сыер малы асрасаң, үзең өчен дә яхшы, гаиләңнең иминлегенә дә отышлы. Бу хакта уйланабыз, әмма авылда яшәүчеләрнең ихаталарында сыерлар кими бара. Сыерлы ихаталар елдан-ел азая.

                                   Мулла авылында яшәүче Әнәс Әминов: “Бәләкәй оныкларыбыз чын сөт эчсен, таза булып үссеннәр дип сыер асрыйм. Иптәшем мәрхүм булганга 10 ел, берүзем яшим, сыерымны үзем савам, сепарат аертам, эремчек эретәм, катык оетам. Балалар даими кайтып, оныкларыма сөтен-маен алып китеп торалар. Магазинныкына ышаныч юк, чын сөт түгел бит ул, ә бәләкәчләргә натураль ризык кирәк”, – дигән иде бер очрашуыбызда. Бу хакыйкатьне аңлаган авыл кешеләре күбрәк булсын иде дә соң! Ни өчен авыл кешеләре диме? Чөнки абзар-сараең була торып та, ул буш булса, йорт-ихатаның яме булмый.? Көтү көтәргә авыр, көтүче юк, дигән сүзләргә җавап булып күпчелек авылларда “электрон көтүче” дә барлыкка китерелде инде. Аның да үз мәшәкате бар диючеләргә, җәен бер сыерны абзар-утарында асрап, вакыт-вакыт печәнен, катнашазыгын, ашлы суын, яшелчә калдыкларын биреп тә асраучылар бар, дип белдерәсем килә.


Тәнең, җаның сәламәт булсын өченга

                                   Печән хәзер өстеңә ишелергә тора. Бәләкәй авылларның, әнә, урамнарында печән чабып, чүмәлә эшләп куюлар гадәти күренешкә әйләнде. Абзыйлар хәтерлидер әле: бер сыер, дүрт сарыктан башка мал асрарга ярамаган еллар да бар иде бит. Чокыр-чакырлардан, юл читләреннән  кача-поса печән чапканнар, колхоз печәнен әзерләп бетермичә, шәхси хуҗалыкларның сәндерәләренә бер сәнәк тә печән кайтарып салырга ярамаган.  Бу хакта сөйләсәләр гаҗәпләнәб хәзер. Мал асрар өчен хәзер иреклек! Ничә баш сыер асрасың килә, аср әлдә . Аяк астыңда уралып үлән үсә, кул чалгысы белән чапмасаң, моторлы чалгылар покосны тезеп сала. Авыл уңганнарының мотоблок дигән техникасы эшне тагы да җиңеләйтә!

                                   Ялкауландык бугай без, җәмәгать. Туеп сикерүебез шушымы? Абзарыңда сыерың булса, (гафу итсеннәр авылда яшәгән япь-яшь скандинав йөрүен үз итүче һәм сыер тотуны “немодно” диючеләр) таяк күтәреп урам буйлап, йөрергә вакыт а калмас иде. Малың янында мәш килеп, тәндәге кан да язылыр, саф һава да суланыр иде. Өй белән кура арасында йөреп, “мең адым”нар да җыелыр, күңелләр дә күтәрелер, сөтлебикәң белән сөйләшеп стресска да урын калмас, бирешмәс  идең. Сыер агы тәнеңә яшьлек, тазалык биреп, гомерең озынаер иде. Борынгылар белми әйтмәгән бит, ихатаңдагы сыерны бетерү – үлемгә беренче адым, икенчесе – сарыкларыңны бетерү, азагы кош-корт тотмау. Бу хакыйкатне  онытмасак иде. Димәк, йорт-курда мал, кошщ-корт асрамасаң, кешегә хәрәкәт бетә дигән сүз. Әби-әниләребез өй белән абзар арасын урый-урый көненә ничәшәр мең адымнар ясыйлар иде икән? Аларның гомер озынлыгы, сәламәтлеге дә хәзерге гүзәл затларныкына караганда күпкә яхшырак түгел идеме икән

                                   Элек авылдагы ялгыз әби сыерын бетергәч, аңа “хәлсезләнгән” дигән мйһер Әйе, абзардагы хәлләр авыл кешесенең сәламәтлеген, көч-хәлен дә билгеләгән шул. Ялгыз яшәүче 84 яшьлек әнием кыш көннәре сарыклары янына чыгып, ялгыш егылып йә имгәнер, салкында йә туңып ятар дигән шомлы уйдан, куркып: “Әни, бетер инде сарыкларыңны”, – дип киңәш иттек. Тормыш тәҗрибәсе бай булган берәү: “Әбинең сарыклары беткәч, күпкә бармый инде ул хәзер фанилыкта”, – диде. Дөрес әйткән икән: 80 яшендә сыерын бетергәч күңеле кителгән сыман калды, сарыкларын бетерүгә чынлап та тормыш дәрте сүредееп, хәрәкәте азаеп, күзгә күренеп сүнде. Халык белми әйтмәгән шул.

 

Сөтлебикәсез буламы соң?


                                   Шулай җәмәгать, авылларда көченнән килгән кеше дә сыер асрарга бик ашкынып бармый шул хәзер. Кызганыч. Авыл халкы Сөтлебикәсе булганнардан чират буенча , сөтен-каймагын, эремчеген сатып алып йөри. Ике банка каймак хакы бер капчык катнаш азыкка бүленеп алып куелса, сөттән кергән акча башка кирщк-яракларга тотыныла. Килгән белән киткән бер түгел. Сөт саткан акчаның гаиләгә ныклы  ярдәм булуын тормышымнан чыгып та әйтә алам. Яшел үләнгә аяк басуыбызга мал асрау да җиңеләя төшә. Хәзер авылларда печән чапкан кеше дә аз шул. Сүлҗибаш авылында биш хуҗалык кына калды. Моннан 40-35 еллар элек әлеге бәләкәй генә авыл көтүендә 60тан артык сыер санап була иде. Көн дә иртән сөт җыючы ат арбасына фләгләр утыртып, һәр капка төбенә килеп туктар, апалар бер яки ике чиләк сөт чыгарып тапшырыр иде. Сыер чирлщсщ – олы кайгы иде. Шулай, узган гасырның сиксәненче елларында көтүдәге маллар басудагы ашлама ашап зыянлады. Авылга бу хәбәр яшен тизлегендщ килеп җитте. Халык көтүгә маллары янына йөгерде. Кемдер ачы катык, кемдер сыек май тотып көтүгә ашыкты. Авыл өстенә шом таралды. Бераздан көтүдән сырларын куып алып кайтучылар күренде. Алар йөзендәге бәхет! Чөнки аларның сыер малкайлары исән калган бит! Һәр кайтучы көтү җирендә ничә сыерның үлеп ятканын әйтеп китә. Безнең кара сыер да авылга чабып кайтучы маллар арасында күренде. Күңелемә куаныч йөгерде. Тик әни кайда? Кайтучылардан: “Әнине күрмәдегезме?”, – дип сорыйм. “И, балам, үлгән сыерыгызны кочаклап елап әниең көтүдә калды”, – дип җавапладылар.

                                   Безнең кара сыер кайтты бит, дигән хәбәрне әнигә әйтергә көтүлеккә чаптым. Безнең малкайга ике тамчы су кебек ошаш Тәнзилә апаның үлгән кара сыерын муеныннан кочаклап елап шешенеп беткән әни янына килүгә үк “Әни, безнең сыер кайтты, үзем күрдем, безнең сыер исән”, – дип кычкырдым. Әйе, ана сөтеннән соң аның агы белән ризыкланып үскән авыл кешесенә сыердан да изгерәк хайван бармы соң? Әле бу авылның ике ихатасында гына сыер малы асрала. Борис Шәрәфисламов һәм Рәүф Гаязовлар җәен арканда тотып, үләнле җиргә күчереп-күчереп йөртеп карый сыерларын. Бетеп барган авыл  тормышына тугры булып, мал асраган  шушы авылдашларыма ихтирамым зур. Йортның яме дә, файда китерүчесе дә сыер икәне каннарына сеңгән аларның. Авылда яшәп, рәхәтләнеп сыер асрап була бүген авылда. Теләк кенә булсын.

Миләүшә ӘХМӘТҖАНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: