Безгә язалар тег белән яңалыклар
-
Сыерсыз авыл - сусыз коега тиң
Авылда яшәп, эш көчендә булган хуҗаның сыер малы асрамавын ни дип аңлатып була?
-
"Туган як"та - Тукайга багышланган күркәм чара!
Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куаклардан хуш исле бөреләр уянган чакта, 26 апрельдә яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан Актаныш районы “Туган як” музеенда “Тәрбияле бала – бәхетле бала” дип исемләнгән чара узды.
-
МОГҖИЗАЛЫ ТАБЫН:Рәсимә ападан кыстыбый рецепты
"Могҗизалы табын" проектыбызның төп максатлары:район җирлегебездәге алтын куллы әни-әбиләр, апа-җиңгиләрдән хикмәтле аш-су серләренә төшенү, яшь киленнәр һәм сылу кызлар колагына киңәшләр бирү, иң мөһиме якын кешеләребезне сөендерерлек һәм гүя гаҗәпкә калдырырлык рецептлар белән бүлешү.
-
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР:Пучы балалары юл кагыйдәләренә игътибарлы!
Балаларны мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү–әти-әниләрнең һәм без тәрбиячеләрнең изге бурычы. Юлда йөрү кагыйдәләрен белү, аларны үзләштерү – бүгенге көн таләбе.
-
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР:Беренче тапкыр беренчегә!
Һәр елны язга таба ата-аналарны дулкынландырган бер вакыйга бар. Бу беренче сыйныфка укырга мәктәп һәм укытучы сайлау вакыты. Әйе, ата-аналарның йөрәк парәләре беренче сыйныфка укырга керә.
-
КОТЛЫЙБЫЗ:Чаллыдан җиңү белән!
Бүген Чаллының "Таң" спорт мәктәбендә теннис буенча ачык беренчелек узды.
-
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә: Чишмәләр иле, син, Актаныш!” дәвам итә!
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә: Чишмәләр иле, син, Актаныш!” дәвам итә! Бүген безнең почтага шундый матур эчтәлекле хат килде. Аны райондашыбыз–Нәсим Заһертдинов җибәргән.