Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ТӘҮГЕ ҖИҢҮ: Энгель Фәттахов урып-җыюны беренче тәмамлаучы “Нур Баян” хуҗалыгы хезмәтчәннәрен котлады

Хөрмәтле Айрат Салихҗан улы! Хөрмәтле “Нур Баян” хуҗалыгы хезмәтчәннәре, игенчеләр!

Сезне район Советы,  район башкарма комитеты,  шәхсән үз исемемнән  2019 ел икмәген беренчеләрдән булып җыеп алуыгыз, уракны тәмамлавыгыз белән ихлас күңелдән котлыйм. Район авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә һәр өлкәдә үз уңышларыгыз белән һәрвакыт әйдәп барасыз. Игенчеләребезнең гасырлар дәвамында икмәк игү традицияләрен саклап, яңалыкларны отышлы файдаланып, тырыш һәм фидакяр хезмәтегез белән уңышка ирешәсез. Ел саен игенчелеккә яңа технологияләр кертәсез, югары продукцияле бөртекле һәм азык культураларын игәсез.  Заманча туфрак эшкәртү, чәчү һәм урып-җыю техникасы да  нәтиҗәле кулланыла сездә. Минераль ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чаралары белән дә эшләп, икмәк уңышын арттырасыз.

Быелгы урып-җыю җиңелләрдән бирелмәде. Өзлексез яуган яңгырлар кырлардагы икмәкне җыеп алуда тоткарлыклар тудырды. Кырларда да, амбарларда да бөртекләрне җыеп, дымлыларын киптереп урнаштыру  тәүлек дәвамында киеренке хезмәт сорады. Һәркем бердәм эшләде. Шушындый шартларда да сезнең бердәмлек, эшне югары сыйфатта оештыру һәм башкару, матди-техник базаны, техникаларны нәтиҗәле файдалану, хезмәтчәннәрнең тырышлыгы, көнне төнгә ялгап эшләүләре урып-җыюны тиз көндә тәмамларга мөмкинлек бирде.  2011 гектар мәйданда югары технология белән игелгән бөртекләрдән 70630 центнер тулай җыем алдыгыз.  

Нурбаянлылар, тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне кабул итеп алыгыз. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев