Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгында “Иң яхшы комбайнчы-2019” бәйгесендә Актаныштан 32 механизатор җиңү яулады!

Быел министрлыкның конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәсендә иң күп ашлык суктыру һәм иң зур чабу мәйданы күрсәткечләре буенча 500 җиңүчене билгеләде. Урып-җыюда күркәм нәтиҗәләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 000 сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк. Шулай ук чапкычлар төркемендә иң зур мәйданда 20 механизатор 60 мең сум күләмендә һәм 200 иң яхшы комбайнчы 35әр мең сум премия алачак.

Яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларыбыз 60 000 сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәкләр:
Динар Хәйдәров (“Башак”), Уалихан Әдәмбаев (“Әнәк” а.ф.), Илмар Хәмзин (“Әнәк” а.ф.), Ленар Рәхимов (“Ташкын”), Равил Мирзаханов (“Актаныш” а.ф.), Альберт Шәңгәрәев (“Актаныш” а.ф.), Фердинант Закирҗанов (“Әнәк” а.ф.), Фоат Дәүләтов (“Актаныш” а.ф.), Фәнис Сәлахов (“Әнәк” а.ф.), Марсель Мисбахов (“Әнәк” а.ф.), Хәмис Фәррахов  (“Әнәк” а.ф.), Илнар Хафизов  (“Әнәк” а.ф.), Идгар Мирзамөхәммәтов (“Нигез”), Эльбрус Мөхәммәтов (“Актаныш” а.ф.), Илсур Зарипов (“Актаныш” а.ф.), Илмир Гайнанов (“Актаныш” а.ф.), Нурсил Мөхәммәтдинов (“Нур”), Рәмзил Мөхәммәтшин (“Нур”), Илнур Солтанов (“Әнәк” а.ф.), Валерий Солтанов (“Әнәк” а.ф.), Исмәгыйль Салихов (“Әнәк” а.ф.), Илнар Мирзагалиев (“Тамыр”).
35 000 сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәкләр: 
Алмаз Галләмов (“Әнәк” а.ф.), Нәвис Мәрдәнов (“Башак”), Фәрит Нәбиев (“Әнәк” а.ф.), Данил Хәйдәров (“Башак”), Надир Кадыйров (“Эконом”), Лирон Насыйфуллин (“Саф”) хөрмәтләнәчәкләр. 
Чапкычлар төркемендә 60 000 мең сум премия белән бүләкләнәчәк механизаторлар:
Дамир Гыйздәтуллин (“Әнәк” а.ф.), Раил Зарипов (“Әнәк” а.ф.), Фәнил Хәйдәров (“Башак”), Айдар Нуртдинов (“Актаныш” а.ф.), Ленар Габдрәшитов (“Башак”). 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев